Сергей Мерзляков
курчак театрларына нигез салучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Мерзляков, Сергей Макар улы Мерзляков (рус. Сергей Макарович Мерзляков, 1896 елның 22 сентябре (4 октябре), РИ, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Староникольский ― 1960 елның 20 сентябре, СССР, БССР, Минск) ― театр эшлеклесе, режиссер-педагог, рәссам-сценограф, театр курчаклары конструкторы-механигы. Өч профессиональ курчак театрына: «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына (1934), Чуаш дәүләт курчак театрына (1945), Белоруссия дәүләт эстрадасы курчак театрына (1954) нигез салучы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1896 елның 22 сентябрендә (4 октябрендә) Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Починок (Староникольский) авылында туган. Алабуга реаль училищесын һәм, читтән торып, СССР халык артисты С. В. Образцов җитәкчелегендәге курчак театры режиссерларының курсларын тәмамлаган[1].
Бөек Ватан сугышы вакытында госпитальдә, уку һәм төзелеш хәрби частьләрендә хезмәт иткән[2].
Хезмәт юлы
Казан (1934 елдан), Киров (1939―1944), Чабаксар (1945 елдан) һәм Минск (1952―1960) шәһәрләрендәге театрларда эшли.
1934 елның августында Казанда, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретариатының 1933 елның 15 мартындагы карары нигезендә, Сергей Макарович Мерзляков җитәкчелегендә Дәүләт интернациональ курчак театры (хәзерге Татар дәүләт «Әкият» курчак театры) ачыла.
1939 елдан Киров курчак театрында (хәзерге А. Н. Афанасьев исемендәге Киров курчак театры) эшли.
1945 елның 15 апреленнән Чуаш курчак театрының беренче директоры һәм сәнгать җитәкчесе була [3].
1948―1950 елларда ― Чуаш дәүләт филармониясе директоры.
Чуаш курчак театрында 50 дән артык спектакльне сәхнәгә куя («Бәхеткә юл», «Каштанка», «Конек–Горбунок» (1951), «Өч дус кыз» (1945) һ. б. спектакльләр) [4].
1952―1960 елларда ― Белоруссия дәүләт эстрадасы курчак театры (Минск) җитәкчесе.
Киносценарийлар, пьесалар, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, мәсәлләр авторы.
Remove ads
Фильмография
- 1952 ― «Павлинка» («Беларусьфильм» студиясе)
Сылтамалар
- Мерзляков Сергей Макарович. kino-teatr.ru(рус.)
- Г. В. Кириллов. Мерзляков Сергей Макарович. Чувашская энциклопедия
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads