Сергей Петров (1971)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Викторович Петров (1971 елның 15 июне, Казан) — Россия медиаменеджеры һәм җәмәгать эшлеклесе. Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә буенча комитеты эксперт советы әгъзасы[1].
Remove ads
Тормыш юлы
Сергей Петров 1971 елның 15 июнендә Казанда туа. 1994 елда «оптик һәм оптик-электрон приборлар төзү» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын тәмамлаган, аңа «оптик-конструктор инженеры» квалификациясе бирелгән[2].
1995 елда Сергей Петров Казанда «СТС» каналын («6 канал») генераль директор вазыйфасында җитәкләп, «СТС Медиа» структураларында эшли башлый. Алга таба эзлекле рәвештә яңа станцияләр һәм өстенлекле станцияләрне үстерү департаменты директоры, челтәрне үстерү һәм тышкы элемтәләр департаменты директоры һәм СТС сату департаменты директоры позицияләрен били[3].
2002 елдан 2006 елга кадәр Петров СТС генераль директоры урынбасары урынын биләгән, 2005 елдан аны «Домашний» телеканалы генераль директоры урынбасары позициясе белән бергә алып барган. 2006 елда ул «СТС-Регион» һәм «Марафон-ТВ» компанияләрен җитәкли. Аның җитәкчелегендә «СТС-Регион» тапшырулар челтәрен 30дан 100 шәһәргәгә кадәр киңәйтә. 2008 елда «СТС Медиа» холдингы генераль директорының төбәк үсеше буенча урынбасары була. 2012 елның сентябреннән ул БДБ илләрендә тапшырулар һәм «СТС Медиа» каналларының халыкара версияләрен үстерү өчен җавап бирә башлый.
2017 елның декабрендә Сергей Петров «Бианк-медиа» ҖЧҖнең 49,5% ын сатып алып, берничә тематик телеканал милектәше була[4].
2017 елның 5 декабрендә Сергей Петров «Интернетны үстерү институты» АКБО генераль директоры итеп билгеләнә[5].
Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә буенча комитеты эксперт советы әгъзасы, Цифрлы икътисадны үстерү советына (2018 елның 1 августыннан)[6], шулай ук Федерация Советы каршындагы Гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советына керә[7].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads