Сергей Тюфяков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Тюфяков Сергей Михайлович (1 апрель 1949 ел) — баянчы, педагог, профессор (1996), Россия Федерациясенең атказанган артисты (1996), БАССРның атказанган артисты (1986);Идел буе яшь баянчылар конкурсы, И. Я Паницкий исемендәге I конкурс-фестивале, халыкара «Фогтлад музыка көннәре» (Клингенталь, ГДР) Халыкара конкурсы лауреаты[1].

Кыска фактлар Сергей Тюфяков, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Сергей Михайлович Тюфяков 1949 елның 1 апрелендә Уфада туган.

1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын баян классы буенча (укытучылары -В. Ф. Беляков һәм В. К. Моисеев) тәмамлый.

1975-1979 елларда Гнесиннар исемендәге. Дәүләт музыка-педагогия институтында стажировка үтә.

1974 елдан алып Уфа дәүләт сәнгать институтының халык инструментлары кафедрасы укытучысы,1991 елдан музыка факультеты деканы, 2006-2015 елларда институтның читтән торып уку буенча проректоры итеп тәгаенләнә.

1973-1995 елларда Башкорт дәүләт филармониясе җырчысы.

Remove ads

Башкару осталыгы

Сергей Михайлович Тюфяков репертуарында чит ил, ватан һәм башкорт композиторлары әсәрләре, шулай ук башкорт, татар, рус халык җырларының эшкәртүләре.

«Иҗатына тирән эмоциональлек, темперамент, виртуоз техника, артистизм хас», — дип билгели башкорт энциклопедиясе[2].

1987 елдан Башкортстан Республикасының атказанган артистлары В. В. Грачев һәм В. В. Фильчев белән бергә баянчылар триосы составында чыгыш ясый. Гастрольләр белән Россия, Алмания, Казакъстан, Көньяк Корея буйлап йөри.

Remove ads

Сылтамалар

  • Тюфяков Сергей Михайлович // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads