Сеянтус
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сеянтус, Сиянтүз[1] (баш. Һөйәнтөҙ[2], Һөйәнтүз[3], Һөйәнтүҫ[4][5]) - риваятьләрдә сөйләнә торган авыл исеме. Авылның татарча яки башкортча атамасы сакланмаган. Әлеге авыл турында Петр Рычков истәлекләренә күрә билгеле. П.И. Рычковның китабы бу мәсьәләдә төп чыганак булып тора, китапның электрон вариантын "Ураловед" сайтыннан [6] сылтама буенча яздырып алып укырга мөмкин, анда саннар нәкъ менә Рычков китабына таянып, Википедияның төрле телләрдәге вариантларында гына түгел, башка басмаларда да төгәл итеп бирелгән.
Билгеле булганча, 1735-36 елларда Танып ярының уң ягында җирле башкортлар, типтәрләр һәм чирмешләр рус хөкүмәтенә каршы баш күтәрәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев отряды җибәрелә. Рычков хәбәре буенча, 1736 елның 24 гыйнварында хакимияткә тугры башкорт-мишәрләр Балыкчы волостеның Сеянтус авылын бер төн эчендә көлгә әйләндерә (Башкортстанның Аскын районы биләмәсенә туры килә дип санала). 1000 кеше һәлак була. Югарыда күрсәтелгән вакыйганың чынбарлыгына һәм корбаннар саны чынлыгына бүген шик белдерелә.[1]
Рычков Сеянтус турында[7]:
Башкирцы, жители означенной деревни Сеянтусы, уведав, что злое их намерение явно учинилось, тотчас на противность отважились. Учинили было на вышних квартирах на их людей убивственно нападать, и несколько человек ножами поранили, а другие за ружья ухватились и бежать в лес вознамерелись, чтоб ведомость подать бывшему на Аю воровскому их собранию; но потому тотчас во всей команде учинилась тревога и все они осаждены были командою, и по кратком от них стрелами сопротивлении захвачены и близ тысячи человек с жёнами и детьми их в оной деревне перестрелено и от драгун штыками, а от верных башкирцев и мещеряков копьями переколото; сверх того сто пять человек собраны были в один амбар и тут огнём сожжены
Remove ads
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads