Сирайки

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сирайки (سرائیکی [Sarāikī], Saraiki, Siraiki, Seraiki, ਸਰਾਇਕੀ) — Пакистанда таралган стандарт телләрнең берсе. Сирайки индоарий теленең 14 миллионнан артык сераики халкы сөйләшә торган рәт язмасыз диалектлар нигезендә барлыкка китерелгән. Кайвакыт сирайкины лахнда макротеленең көньяк диалектларына карый дип фараз итәләр, әмма хәзер бу караш искергән дип санала.

Таралышы

Сирайки Пәнҗаб көньягында, Синд провинциясенең чик өлкәләрендә, Пәнҗаб провинциясенең төньяк-көнбатышында һәм шулай ук Хайбер-Пахтунхва провинцисенең Дера-Исмаил-Хан һәми Танка көньяк даирәләрендә һәм шулай ук Һиндстанда якынча 70000 эмигрант һәм аларның токымнары арасында таралган.[1]. Стандарт язма телнең үсеше 1947 елда Пакистан барлыкка килгәч башланган һәм асаба регионалист хәрәкәте тарафыннан хупланган булган.[2][3]. Пакистан дәүләт халык санын алу бирелгән мәгълүматы сирайки сөйләшүчеләрен 1981 елдан бирле теркиләр.[4]:46. Сирайки — Пакистанның таралышы буенча Панҗаби, пуштун һәм синдхи телләреннән соң дүртенче тел. Пәнҗаб провинциясендә сирайки — ике төп телләренең берсе.

Remove ads

Язма

Сирайки язуы өчен күбесенчә гарәп графика нигезендә язма кулланыла. Әлифба түбәндәгечә[5]:

آ اَ ب ٻ پ ت ٹ ج ڄ چ ح
خ د ڈ ݙ ر ڑ ز س ش ص ض
ط ظ ع غ ف ق ک گ ڳ ل م
ن ݨ و ه ى ث ذ ژ

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads