Сканер

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Ска́нер (ингл. scanner) — сурәтләрне кәгазь битеннән яисә слайдтан компьютерга кертү җайланмасы.

Thumb
Сканер

Сканер графика адаптеры һәм дисплей башкарган эшләрнең капма-каршысын башкара кебек. Графика адаптеры икешәрле кодны дисплейда сурәткә үзгәртсә, сканер рәсемдәге, сызымдагы, фото­графиядәге сурәтне икешәрле кодка әйләндерә. Икешәрле код видеохәтергә яздырыла.

Сканерның исеме аның эш принцибына туры китереп бирелә: электрон нур дисплей экранын сканерлаган кебек, яктылык нуры яссы рәсемне юллап сканерлый. Сканер ярдәмендә санакка кәгазь битенә басылган текстны да кертеп була. Текст укый (таный) торган махсус программаны кулланып, текст сурәтен текстлы форматка әйләндерергә мөмкин.

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads