Снукер буенча 2025 елгы дөнья беренчелеге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Снукер буенча 2025 елгы дөнья беренчелеген үткәрү вакыты, урыны, регламенты, тәртибе, бүләкләү һәм башка төп шартлары узган еллардагы кебек итеп билгеләнде һәм бөтенләй үзгәрешсез калды (мисал буларак снукер буенча 2018-2024 елгы дөнья беренчелеге битләрен карарга була).
Шеффилдның Инглиз спорт институты аренасында 7-16 апрель көннәрендә дүрт әйләнештән торган квалификация уеннары, “Крусибл” театрында 19 апрельдән башлап 5 майга кадәр финал турниры үткәрелде.


Remove ads
КВАЛИФИКАЦИЯ ТУРНИРЫ
Бу юлы снукер буенча дөнья беренчелегенә квалификация ярышлары күбрәк игътибарга лаек булды, чөнки спортның бу төре үзенең чираттагы буыннар алмашынуы алдына килеп басты инде. Ике глобаль сөреш күз алдында: 1) Картлар әкренләп китә бара, яшьләр торган саен күбрәк урын яулый. 2) Кытайлылар әкренләп булса да европалыларны "югарыда" кысрыклап бара: озакламый "Кайсы кытайлы беренче дөнья чемпионы булыр?" дигән сорау килеп басарга мөмкин. Бу кысрыклау хәзер сан ягыннан гына, сыйфат ягыннан дигәне килеп җитмәгән әле. Бүген инде дөнья беренчелегенең ике этабында катнашучы дүрт снукерчының берсе ‒ кытайлы.

Беренчелекнең быелгы вазгыятьләргә кагылышлы үзенчәлекләреннән иң элек кытайлы Җао Синтуңның дөньякүләм квалификация ярышларына кайтуын билгеләп үтәргә кирәктер. Элегрәк ул хәтта дөнья чемпионнарын да тетрәндерә һәм җиңә иде. Эш шунда ки, ике ел элек Кытайның 10 һөнәрмәне, һәм шулар арасында бу снукерчы да, нәтиҗәсе алдан ук килешенгән уеннар үткәреп, тотализаторларда акча эшләүдә гаепләнгән һәм шул сәбәпле Халыкара снукер федерациясе тарафыннан дисквалификацияләүгә эләккән иде. Аларның икесен, бу “гамәлләр”не ватандашларына үгетләп һәм хәтта коткы салып та оештыручылар дип танылганнарын һәм үзләрен, бернинди дәлилләргә дә карамастан, бөтенләй гаепсез дип санаучыларын, халыкара һәм эчке ярышлардан гомерлеккә читләштерделәр. Бәлки бу очракта дөнья снукеры белән идарә итүче инглизләр арттырыбрак та җибәргәннәрдер. Ләкин аларны аңлап була: спортның мәдәни-цивилизацион кыйммәте дә булган акыллылар, зирәкләр, тәртиплеләр һәм сабырлар төрен мондый явыз һөҗүмнәрдән сакларга кирәк иде.

Ә Җао Синтуң исә үз гаебен башта ук таныды һәм алдашуларны фаш итүдә актив катнашты. Шуңа күрә аның дисквалификация вакыты 1 ел 8 айга кадәр кыскартылды. Быел беренче әйләнештә аңа гомуми рейтингта 101 нче урында булган Һоң Коң снукерчысы Ка Вай Чуң белән көч сынашырга туры килде. Синтуң, бик үк тотрыклы уен күрсәтә алмаса да, 10:3 исәбе белән җиңүгә иреште. Икенче әйләнештә Синтуңга үз ватандашы, бернинди алдашуларда да катнашмаган Луң Цзеһуаң насыйп булды. Икесенә дә 28 яшь. Беренче сессиядә Цзеһуаң өстенлеккә иреште ‒ 5:4. Икенче сессия башында исә Синтуң, беррәттән биш фреймда җиңеп, финиш сызыгына чыкты ‒ 9:5. Һәм... эш бетте дип, тынычланып калды, күрәсең. Цзеһуаң моңардан бик оста файдаланды һәм чак кына исәпне тигезли алмый калды. Нәтиҗәдә бу ярышларга һәвәскәр статусында кергән Җао Синтуң Фортуна ярдәме белән генә ахыргы җиңүгә иреште ‒ 10:8. Өченче әйләнештә дә ул янә үз ватандашы һәм яшьтәше белән очрашты. Көндәше ‒ Лү Һаотән дөнья рейтингының 40 нчы урынында. Ни хикмәт, Җао үз яшьтәшен чагыштырмача җиңел буйсындырды: уен исәбе аның файдасына ‒ 10:4. Ә менә дүртенче, соңгы һәм снукерчылар "Кыямәт көне" дип атый торган квалификация уенында кытайлы Синтуң яңадан инглиз Эллиот Слессор белән "титаник көрәш" аша гына җиңүгә ирешә алды ‒ 10:8.

Элегрәк исеме югары дәрәҗәдәге төрле турнирларда яңгыраган инглиз Марк Дэвис дүртенче әйләнешнең аяусыз көрәшендә "белорус киявебез" Бен Вулластонга 9:10 исәбе белән җиңелде. Бенның җәмәгате Татьяна Торчыло-Вулластон хәзер инде снукер ярышларында танылган рефери. Татьяна бу беренчелектә дә шул рәвешчә катнашачак. Квалификация ярышларының тагын бер зур корбаны ‒ 2015 елда дөнья чемпионы булып ирешкән инглиз Стюарт Биңһәм: ул өченче әйләшнештә үк ватандашы Майкл Һолтка 6:10 исәбе белән оттырды.



"Крусибл" театрындагы төп ярышларда шулай ук 36 яшьлек вализ Дэниел Уэллс катнашачак. Аның инглиз Гэри Уилсонга каршы хәлиткеч уены шундый ук аяусыз һәм кискен шартларда үтте. Кемнең җиңәсен соңгы 19 нчы фреймның иң азагына кадәр дә фаразлап булмый иде. Дэниелның түземлеге һәм максатчанлыгы көчлерәк булып чыкты ‒ 10:9 аның файдасына.
Һәр елның снукер буенча төп ярышларына хатын-кызлар арасында гамәлдәге дөнья чемпионын да кертәләр. Соңгы елларда биредә Кытай гүзәл затлары өстенлектә. Инглиз спорт институтында быел 21 яшьлек Бай Йүлу чыгыш ясады. Көндәше ‒ 34 яшьлек Лайәм Һайфилд рейтингның 49 нчы баскычында. Инглиз күпьеллык “традиция”гә турылыклы булды һәм дөньяның иң яхшы хатын-кыз снукерчысын 10:3 исәбе белән җиңде.
Быелгы дөнья беренчелегенең иң яшь катнашучысы ‒ поляк Михаил Шубарчик, аңа нибары 14 яшь кенә. Яшүсмер беренче әйләнештә үк оттырды. Ә турнирның иң өлкәне ‒ 62 яшьлек Җимми Уайт, узган гасыр азагында ул алты мәртәбә дөнья беренчелеге финалларында уйнаган иде. Хәзер инде бу легендар инглиз дөньякүләм рейтингның 91 нче баскычында гына. Бу юлы җирәбә тәҗрибәле снукерчының беренче көндәше итеп Украина һәвәскәре Антон Казаковны билгеләде. Әйтергә кирәк, турнирда ике дистәгә якын һәвәскәр катнаша. Күпсанлы ялгышлар аркасында катлаулы һәм буталчыклы позицияләр барлыкка килеп торган, әмма мавыктыргыч уен җәмгысы сигез сәгатьтән артык дәвам итте. Беренче сессиядән соң Антон 6:3 исәбе белән алга чыкты. Ләкин мондый дәвамлы матчларның ахыргы нәтиҗәсен еш кына сабырлык, түземлелек һәм тәҗрибә билгели. Бу юлы да шулай булды: Җимми Уайт, 10:9 исә белән җиңү яулап, икенче әйләнешкә үтте. Анда аны 30 яшьлек Эшли Карти көтеп тора иде инде. Бу инглиз рейтингта әле 71 нче урында гына, ләкин аның уены өлгереп һәм тотрыклыланып килә инде. Һәм Эшли данлыклы ветеранның Крусиблга юлын 10:5 исәбе белән бүлде. Ләкин Карти үзе, өченче әйләнештә 2:10 исәбе белән җиңелеп, гаять куәтле һәм тоткарлыксыз күтәрелеп килүче кытайлы Паң Цзүнсуның корбаны булды.


Һәвәскәр статусындагы Юлиан Бойко, Украинадан килгән тагын бер снукерчы, үзеннән тәҗрибәлерәк булган вализ Эндрю Паҗеттны 10:2 исәбе белән тар-мар итте. Ләкин аны да уңышсызлык көтеп тора иде: инглиз Җо О'Коннор белән тигез көрәшергә әзер түгел әле ул. Соңгысы 10:4 исәбе белән җиңел генә җиңү яулады.
Исеме күптән һәм яхшы билгеле булган снукерчылардан 44 яшьлек шотландияле Стивен Магуайрның кытайлы һәвәскәр (!) Гао Яң тарафыннан 10:3 исәбе белән тар-мар ителүен билгеләп үтәргә кирәктер. Ни әйтсәң дә, Стивен бит ул "тарих персонаж": әйтик, уенның очы очка ялганмыйча ялыктыра башлаганда төркем булып торучы кызыл шарларны каты сугып пыр туздырып таратуны снукерчылар шаяртып "Магуайр исемендәге сугу" дип атыйлар. Мондый "алым" гадәттә аны башкаручының фреймда җиңелүенә сәбәп була.

Снукер яшьлеге ‒ кырыкны тутырганчы. Кайберәүләр 50 яшькә кадәр дә бирмиләр үзенең югарыдагы урынын. Мондыйлар быелгы төп турнирда өчәү: вализ Марк Уильямс, шотландияле Җон Һиггинс һәм инглиз Ронни О'Салливан. Дөнья беренчелегенең төп турнирында 12 инглиз, 10 кытайлы, 4 вализ һәм 2 төньяк ирландияле катнашачак. Калганнары үз илләрен тәкъдим итүче ялгызаклар. Төп турнирга эләгә алмаганнардан тагын Җексон Пейҗны да телгә алмыйча булмый: Велс снукерчысы бу квалификация ярышларында ике мәртәбә максималь брейк ясады, ягъни бер керешүдә 147 балл җыеп, "өстәлне чистартты".
Бу бүлектәге рәсемнәрдә сул якта ‒ "килүче яшьләр", уң якта ‒ "китүче картлар".
Remove ads
ТӨП ТУРНИР
Төп турнир җәдвәле
Беренче әйләнеш | Икенче әйләнеш | Чирекфинал | Ярымфинал | ||||
Катнашучыларның
ватандашлыгы һәм рейтингтагы урыннары |
Уен 10 фреймда
җиңүгә кадәр (ике сессия) |
Уен 13 фреймда
җиңүгә кадәр (өч сессия) |
Уен 13 фреймда
җиңүгә кадәр (өч сессия) |
Уен 17 фреймда
җиңүгә кадәр (дүрт сессия) | |||
![]() |
Кайрен Уилсон | 9 | |||||
(гамәлдәге чемпион) | |||||||
![]() |
Лей Пейфән | 10 | |||||
39 | Лей Пейфән | 10 | |||||
Җао Синтуң | 13 | ||||||
![]() |
Җек Җонс | 4 | |||||
16 | |||||||
![]() |
Җао Синтуң | 10 | |||||
(һәвәскәр) | Җао Синтуң | 13 | |||||
Крис Вейклин | 5 | ||||||
![]() |
Нил Робертсон | 8 | |||||
9 | |||||||
![]() |
Крис Вейклин | 10 | |||||
20 | Крис Вейклин | 13 | |||||
Марк Аллен | 6 | ||||||
![]() |
Марк Аллен | 10 | |||||
8 | Җао Синтуң | ||||||
![]() |
Фән Җэңйи | 6 | |||||
46 | 4:4; 12:4; 17:7. --- | ||||||
Ронни О’Салливан | |||||||
![]() |
Ронни О’Салливан | 10 | |||||
5 | |||||||
![]() |
Алистер Картер | 4 | |||||
18 | Ронни О’Салливан | 13 | |||||
Паң Цзүнсу | 4 | ||||||
![]() |
Чжаң Әнда | 7 | |||||
12 | |||||||
![]() |
Паң Цзүнсу | 10 | |||||
27 | Ронни О’Салливан | 13 | |||||
Си Цзяһуэй | 9 | ||||||
![]() |
Си Цзяһуэй | 10 | |||||
13 | |||||||
![]() |
Дэвид Гилберт | 6 | |||||
23 | Си Цзяһуэй | 13 | |||||
Бен Вулластон | 10 | ||||||
![]() |
Марк Селби | 8 | |||||
4 | |||||||
![]() |
Бен Вулластон | 10 | |||||
44 | |||||||
![]() |
Җон Һиггинс | 10 | |||||
3 | |||||||
![]() |
Җо О'Коннор | 7 | |||||
30 | Җон Һиггинс | 13 | |||||
Сяо Гуодуң | 12 | ||||||
![]() |
Сяо Гуодуң | 10 | |||||
14 | |||||||
![]() |
Мэтью Селт | 4 | |||||
34 | Җон Һиггинс | 12 | |||||
Марк Вильямс | 13 | ||||||
![]() |
Барри Һоукинс | 9 | |||||
11 | |||||||
![]() |
Хөсәен Вафаи | 10 | |||||
24 | Хөсәен Вафаи | 10 | |||||
Марк Вильямс | 13 | ||||||
![]() |
Марк Вильямс | 10 | |||||
6 | Марк Вильямс | ||||||
![]() |
Ву Йицзе | 8 | |||||
22 | 3:5; 8:8; 13:11; 17:14. | ||||||
Җадд Трамп | |||||||
![]() |
Лука Бресель | 10 | |||||
7 | |||||||
![]() |
Райан Дей | 7 | |||||
36 | Лука Бресель | 13 | |||||
Диң Цзүнһуэй | 4 | ||||||
![]() |
Диң Цзүнһуэй | 10 | |||||
10 | |||||||
![]() |
Зак Сурети | 7 | |||||
73 | Лука Бресель | 8 | |||||
Җадд Трамп | 13 | ||||||
![]() |
Шон Мөрфи | 10 | |||||
15 | |||||||
![]() |
Дэниел Уэллс | 4 | |||||
49 | Шон Мөрфи | 10 | |||||
Җадд Трамп | 13 | ||||||
![]() |
Җадд Трамп | 10 | |||||
2 | |||||||
![]() |
Чжоу Йүлуң | 4 | |||||
32 |
Беренче әйләнеш


Төп турнир гадәттәгечә былтыргы чемпионның уены белән башланып китте. “Сугышчы” кушаматлы һәм узган сезонда уңышлы чыгышлар ясаган Кайрен Уилсонның яшь кытайлы Лей Пейфәнгә инде “Җиңәм!” дигәндә дә соңгы хәлиткеч фреймда оттыруы илле еллык “Крусибл каргышы”ның (гамәлдәге чемпионның чираттагы беренчелектә "кагыйдә буларак" җиңелүенең) әле һаман да көчле булуын күрсәтте.
Дөньякүләм рейтингта унөченче урында торучы Сяо Гуодуң һәм аның “түбәннән күтәрелгән” ватандашы Ву Йицзе кытайлыларның яхшы әзерлекле булуын күрсәттеләр. Ләкин Гуодуң инглиз Майкл Селт аша җиңел генә “атлап үткән” булса, Йицзе әле төп турнирның иң өлкән катнашучысы булган вализ Марк Вильямска ахыргача каршы тора алмады. Гәрчә уен башында аны җиңеп барса да.
Сайлап алу турнирының дүрт баскычын да үткән “һәвәскәр” Җао Синтуң (ул бит әле инглиз телен су кебек эчүче күркәм фикер иясе дә!), былтыргы финал уенчысы һәм рейтингта уналтынчы урында торучы вализ Җек Җонсны җиңеп, үзенә сынау итеп килгән ике еллык дисквалифиция өчен реванш ала башлады.
Беренче әйләнешнең көтелмәгән дип саналырлык нәтиҗәләре: урта кул һөнәрмән Бен Вулластон үзенең якташын, “Лестер хәйләкәре” кушаматлы дүрт тапкыр дөнья чемпионы Марк Селбины җиңде, ә кытайлы Си Цзяһуэй 2020 елда дөнья беренчелеге финалында уйнаган Дэвид Гилбертны ярыштан чыгарды. Крусибл театрында җиде мәртәбә җиңү яулаган Ронни О’Салливанның Төньяк Ирландиядән килгән Алистер Картердан бөтен турнирларда да өстен чыгуы соңгы елларда гадәти күренеш булып китте инде.
Икенче әйләнеш

Икенче әйләнештә замананың ике төп снукер сөрешен һәм тарафын ‒ “яшьләр-картлар” һәм “Аурупа-Кытай” көндәшлекләрен ‒ гәүдәләндерүче бер “титаник көрәш” (ТВ комментаторы бәяләмәсе) снукер экспертларының һәм тамашачыларының игътибарын җәлеп итеп торды. Беренче тарафта ‒ май аенда 50 яшен тутырырга әзерләнүче шотландияле Җон Һиггинс, икенчесендә ‒ 36 яшьлек һәм инде үзен олы ярышларда күрсәтер өлгергән Сяо Гуодуң. Уен хәлиткеч фреймда соңгы шарларны калталарга кертеп бетергәнче барды. Һәм 25 партиянең берсендә дә теге яки бу көндәш кискен генә алга чыга алмады.
Тагык ике “кыйтгаара” каршылыкта (Лука Бресель-Диң Цзүнһуэй, Ронни О’Салливан-Паң Цзүнсу) “иске дөнья” снукерчылары чагыштырмача җиңел генә өстендеккә ирештеләр. Си Цзяһуэй-Бен Вулластон парында уен нәтиҗәсен кытайлының югарырак осталык дәрәҗәсе билгеләде. Шул ук күренеш Марк Вильямс-Хөсәен Вафаи көрәшендә дә күзәтелде. Крис Вейклин-Марк Аллен һәм Лей Пейфән-Җао Синтуң “эчке каршылыклары”ның нәтиҗәсен бүгенге спортчыл әзерлек һәм максатка омтылучанлык билгеләде. Шон Мөрфи-Җадд Трамп югарылыгында ике көндәш тә ахыргы уңышка ирешә ала иде.
Чирекфинал

Чирекфинал уеннарында Ронни О’Салливанның ‒ Си Цзяһуэйны, Җадд Трампның Лука Бресельны җиңәчәген тотализаторлар да, экспертлар да, даими тамашачылар да “алдан күрделәр”. Ахыргы нәтиҗәләр дә бу парлардагы бүгенге осталык дәрәҗәсен дөрес чагылдыра, күрәсең.
Ә менә кытайлы “һәвәскәр” Җао Синтуңның инглиз Крис Вейклинны тар-мар итәчәген болардан һичкем фаразламагандыр. Крис моннан алдагы ике уенда үзенең мәртәле көндәшләренә (Австралиядән Нил Робертсонга һәм Төньяк Ирландиядән Марк Алленга) бернинди мөмкинлек һәм өмет калдырмыйча җиңү яулады. Бу юлы исә ул, уен өстәле янына чыккан саен, Крусибл халкын гаҗәпләндереп кенә торды. Барысын да кытайлының ике мәртәбә беррәттән алтышар фреймда җиңүле ыргымы хәл итте. Һөнәрмәннәр өчен гап-гади дип саналган алымнарда да тупас ялгышлар җибәреп торды Крис Вейклин. Шул ук вакытта Синтуңны да мактап булмый иде бит: уен барышында кытайлы егермедән артык мәҗбүри булмаган ялгыш ясады. Ләкин ул көндәше “бүләк иткән” бөтен мөмкинлекләрдән дә диярлек уңыш туплап барды. Ахыргы исәп (Җао Синтуң файдасына 13:5) ‒ нәкъ шуны чагылдыра.
Чирекфиналның күрке әмма ‒ Җон Һиггинс-Марк Вильямс уены. Тагын бер “титаник көрәш” тамашачыларны һәм белгечләрне тын алмыйча күзәтеп барырга мәҗбүр итте. Матч нәтиҗәсен соңгы 25 нче фреймда өстәлдә бердәнбер булып калган кара шарның калтага кемнең дә булса кертә алмавы яки кертүе генә хәл итте. Уен өстәлен “чистарту” 50 яшьлек вализ остасына насыйп булды. Шулай итеп, быелгы беренчелектә... сулагай яки амбидекстр снукерчы чемпион булачагы ачыкланды.
Ярымфинал


Әйе, чыннан да, моңа кадәр булмаган хәл килеп чыкты: дөнья беренчелеге ярымфиналына... берьюлы өч ярым сулагай снукерчы үтте. Җао Синтуң, Җадд Трамп һәм Марк Вильямс ‒ табигый сул куллылар, ә Ронни О'Салливан ‒ амбидекстр (ике кулы белән дә теләсә нинди эшне бертигез дәрәҗәдә уңышлы башкарырга сәләтле кеше).
Бу юлы кельт чыгышлы инглиз "универсал куллы" Роннины танып та булмый иде: гадәттәгечә бик оста тактик осталык күрсәтеп тә, ул үзенең даһи планнарын тормышка ашыру өчен гади физик адымнарны еш кына башкара да алмады. Беренче сессиядә тигезлекне саклап калырга көче җитте әле аның ‒ 4:4. Ә менә икенче сессияне ул... 0:8 исәбе белән оттырды. Өченче сессиядәге "алыш-биреш"тән соң вазгыять үзгәрмәде. Дүртенче сессиягә чыгуның Ронни өчен мәгънәсе калмаган иде инде.
Җиде мәртәбә дөнья чемпионы булган оста быел Британиядән китәчәген һәм "снукерда яңа тормыш" башлаячагын белдерде. Аны... Согуд Гарәбстаны үзенә тарта. Әр-Рияд үзе дә О'Салливан исемендәге снукер академиясе булдырды инде. Гаҗәп хәл түгел бу: снукер уенының әхлакый нигезләре Ислам терәге дип саналган илнең эчке сәясәтенә һәм тышкы дөнья белән мөгамәләсенә каршы килми.Тегендә дә, монда да бер үк әхлакый кыйммәтләр хөкем сөрә. Тугыз ел беррәттән дөнья беренчелеген татар телендә яктыртып баруыбызның төп сәбәбе дә нәкъ шунда.
Снукер ‒ зыялы һәм игелекле кешеләр һәм халыклар уены бит ул. Өч ел элек, кытайлының дисквалификациягә эләгүенә кадәр, Ронни Синтуң белән спарринг уеннары үткәреп, аның һөнәри үсешенә зур уңай йогынты ясаган иде. Бәлки әле аңарда үз уен стиленең дәвамчысын күреп алып та кылгандыр ул бу лаеклы гамәлне!
Ниһаять, Җадд Трампның да бик уңышлы, әмма авыр снукер сезоныннан соң һәм психологик, һәм физик арыганлыгы ачыкланды. Һәм аның вализ милләтле ветеран көндәше, үз өстенлеген эзлекле рәвештә үстерә барып, финалга чыкты. Марк Вильямс бу авыр марафонны үтү өчен күбрәк көч-куәт саклап калган булып чыкты.
Финал


Җао Синтуң-Марк Вильямс: алдан ук фаразланган “яшьлек-тәҗрибә” һәм “Аурупа-Кытай” каршылыклары финал уенына кадәр сакланып калды. Һәм тагын: йә төп турнирлар тарихында иң өлкән чемпион, йә дөнья беренчелегенең Кытайда туып үскән беренче җиңүчесе пәйда булырга тиеш. Снукер тарихчылары искә төшерделәр: бу парның беренче иптәшләрчә уены Кытайда 19 ел элек, Синтуң 9 яшьлек чакта ук булган икән. Язмыш ‒ куласа: әйләнә дә баса...
Егерменче гасырда иң мавыктыргыч төп турнирга чыккан лаеклылар һәм үрнәк булырлыклар финалы да иде бу. Очрашуның башка күркәм нечкәлекләре дә юк түгел. Җао Синтуң турында Русиянең снукер дөньясында күпне күргән комментаторы Владимир Синицын болай диде: “Ул, үзен үзе артык көчәндермичә, табигый снукер уйный. Аның ялгышлары да җиңел генә килеп чыга һәм шул рәвештә үтеп тә китә”. Кыскарак итеп әйтсәң: “Аллага тапшырып эшли барысын да Синтуң”. Һәм бу берничек тә Марк Вильямска шелтә түгел һәм була да алмый. Вализ остасының бүген нинди физик һәм рухи халәттә булуы күптән сер түгел: аның бер күзе томаланып килә, июнь аенда ул катарактадан котылу өчен операция ясатырга җыена. Ә элегрәк батыр холыклы, әмма сабыр һәм акыллы Марк бервакыт гипска салынган сынык кулы булган килеш тә уйнаган иде. Аның финал уенына кадәр барып җитүе үзе бер спортча каһарманлык бит.
Дүртенче сессия алдыннан Җао Синтуңның тугыз фреймлык өстенлеге тупланды. Тарихта беренче кытай снукер чемпионы булыр өчен, аңа тагын бер адым ясарга гына калган иде. Бу сессия Марк Вильямсның аяусыз һөҗүмнәреннән башланды. Аның башка чарасы да калмаган иде шул инде. Мондый хәлләр элегрәк тә булгалады: Ронни О’Салливан ике мәртәбә, алты фреймлык оттырып баруны бетереп, чемпион булган иде. Ләкин ун фреймлык оттырышны юкка чыгару мөмкин эш түгелдер ул. Маркның “соңгы парады” дүрт фреймга сузылды, шуннан соң, утызынчы фреймда Синтуң үзенә хаклы булганны яулады. Бүләкләү тантанасында аның янында Шеффилд снукер академиясенең кытай чыгышлы җитәкчесе Виктория Ши һәм Ийи исемле сөйгән яры булды. Яңа чемпион снукер студиясендәге интервьюсын үзен бу чемпионлыкка әзерләгән Ронни О’Салливанга рәхмәт сүзләре әйтүдән башлады.
Алдагы ярышлар сезонын кичәге һәвәскәр снукерчы Җао Синтуң дөнья рейтингының унберенче урынында булган килеш башлаячак.
Җао Синтуң-Марк Вильямс: алдан ук фаразланган “яшьлек-тәҗрибә” һәм “Аурупа-Кытай” каршылыклары финал уенына кадәр сакланып калды. Һәм тагын: йә төп турнирлар тарихында иң өлкән чемпион, йә дөнья беренчелегенең Кытайда туып үскән беренче җиңүчесе пәйда булырга тиеш. Снукер тарихчылары искә төшерделәр: бу парның беренче иптәшләрчә уены Кытайда 19 ел элек, Синтуң 9 яшьлек чакта ук булган икән. Язмыш ‒ куласа: әйләнә дә баса...
Егерменче гасырда иң мавыктыргыч төп турнирга чыккан лаеклылар һәм үрнәк булырлыклар финалы да иде бу. Очрашуның башка күркәм нечкәлекләре дә юк түгел. Җао Синтуң турында Русиянең снукер дөньясында күпне күргән комментаторы Владимир Синицын болай диде: “Ул, үзен үзе артык көчәндермичә, табигый снукер уйный. Аның ялгышлары да җиңел генә килеп чыга һәм шул рәвештә үтеп тә китә”. Кыскарак итеп әйтсәң: “Аллага тапшырып эшли барысын да Синтуң”. Һәм бу берничек тә Марк Вильямска шелтә түгел һәм була да алмый. Вализ остасының бүген нинди физик һәм рухи халәттә булуы күптән сер түгел: аның бер күзе томаланып килә, июнь аенда ул катарактадан котылу өчен операция ясатырга җыена. Ә элегрәк батыр холыклы, әмма сабыр һәм акыллы Марк бервакыт гипска салынган сынык кулы булган килеш тә уйнаган иде. Аның финал уенына кадәр барып җитүе үзе бер спортча каһарманлык бит.
Дүртенче сессия алдыннан Җао Синтуңның тугыз фреймлык өстенлеге тупланды. Тарихта беренче кытай снукер чемпионы булыр өчен, аңа тагын бер адым ясарга гына калган иде. Бу сессия Марк Вильямсның аяусыз һөҗүмнәреннән башланды. Аның башка чарасы да калмаган иде шул инде. Мондый хәлләр элегрәк тә булгалады: Ронни О’Салливан ике мәртәбә, алты фреймлык оттырып баруны бетереп, чемпион булган иде. Ләкин ун фреймлык оттырышны юкка чыгару мөмкин эш түгелдер ул. Маркның “соңгы парады” дүрт фреймга сузылды, шуннан соң, утызынчы фреймда Синтуң үзенә хаклы булганны яулады. Бүләкләү тантанасында аның янында Шеффилд снукер академиясенең кытай чыгышлы җитәкчесе Виктория Ши һәм Ийи исемле сөйгән яры булды. Яңа чемпион снукер студиясендәге интервьюсын үзен бу чемпионлыкка әзерләгән Ронни О’Салливанга рәхмәт сүзләре әйтүдән башлады.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads