Соловки юнгалары урамы (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Соловки юнгалары урамы (рус. улица Соловецких Юнг) — Казанның Мәскәү районында, элекке Удел бистәсендә урнашкан урам. Восход урамы белән киселештән башлана. Тверь урамы белән киселештә тәмамлана. Энергетиклар урамы белән кисешә. Озынлыгы 645 м.
Remove ads
Тарих
Элекке исемнәре — 1нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).[1]
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Мәскәү районындагы 1нче Союз урамы атамасы Татарстаннан үзләре теләп сугышка киткән, ССРБ Хәрби-Диңгез флотының Соловки юнгалар мәктәбен тәмамлап, Төньяк, Тын океан, Балтика, Кара диңгез флотларының сугышчан операцияләрендә катнашкан 300 яшүсмер юнга хөрмәтенә Соловки юнгалары урамы итеп үзгәртелә[2].
Remove ads
Игътибарга лаек объектлар
- «Йолдызчык» (107нче), «Киек казлар» (244нче), «Аленушка» (282нче) балалар бакчалары.
Галерея
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads