Социализм

From Wikipedia, the free encyclopedia

Социализм
Remove ads

Социализмсоциаль гаделлек, ирек һәм бәйсезлек, социаль тигезлек принципларын тормышка ашыруны үзенең максаты һәм идеалы итеп куйган тәгълимат (доктрина).

Кыска фактлар

Социализм төшенчәсе бер үк вакытта бу принципларны тормышка ашырган иҗтимагый корылышны да аңлата. Социализм моның өчен үз алдына глобаль бурыч куя: булган бар мөмкинлекләрне файдаланып, капитализмны җиңү һәм тиз арада кешелекнең билгеле бер чорын тәмамлаучы һәм бар яктан камил булган җәмгыять төзү. «Британника» энциклопедиясе билгеләвенчә[1], социализм — ул җәмәгать милкенә яки милек һәм табигый байлыкларга иҗтимагый контроль булдыруга өндәгән иҗтимагый-икътисади доктрина; милекне гомумиләштерү (җәмәгать милкенә әйләндерү), гомумән алганда, социализмның төп билгеләренең берсе итеп карала.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads