Споровиклар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Споровиклар
Remove ads

Апикомплекслар, яки Споровиклар (лат. Apicomplexa) — Protozoa тибы Альвеолят төркеменнән (лат. Alveolata).

Кыска фактлар Споровиклар, Халыкара фәнни исем ...

Споровиклар паразитлар булып кына яшиләр. Паразитлык итүгә җайлашу аларда бик көчле һәм нык камилләшкән. Аларның күзәнәк төзелеше шул дәрәҗәгә җитеп гадиләшкән, хәтта орга­низм әйләнә-тирәдә ирекле яши алмый: хуҗа организмыннан читтә булганда, споровиклар тышча белән яхшы сакланган тынлык халәтендәге споралар рә­вешен алалар. Моннан тыш, споровикларга хуҗаларын алмаштыруга бәйле катлаулы яшәү циклы хас. Аларның хуҗалары — төрле умырткасыз һәм умырткалы хайваннар. Споровикларның берничә төре кешедә паразитлык итә. Мәсәлән, бизгәк плазмодие үсешенең билгеле бер стадияләрендә кеше ка­нының кызыл тәнчекләрендә — эритроцитларда паразитлык итә һәм Урта диңгез буенда, тропикларда таралган җитди авыру — өч көнлек бизгәккә сәбәпче була.

Remove ads

Кулланылган чыганаклар

  • Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — 7-нче басма. — М: Дрофа, 2003. ISBN 5-7107-8300-5.

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads