Сэмюэл Морзе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сэмюэл Морзе
Remove ads

Сэмюэл Финли Бриз Морзе (ингл. Samuel Finley Breese Morse, 27 апрель 1791(17910427), Чарлзтаун, Массачусетс, АКШ2 апрель 1872, Нью-Йорк, АКШ) — АКШ рәссамы һәм телеграфия сахәсендәге уйлап табучысы. Тарихи композицияләр һәм портретлар авторы. Нью-Йорктагы Милли рәссамлык академиясенең нигезләүчесе һәм беренче президенты (1826—1845).

Кыска фактлар Сэмюэл Финли Бриз Морзе, Туган телдә исем ...

1837 елда электромагнит телеграф аппаратын уйлап тапкан, 1838 елда шул аппарат өчен Морзе кодын (телеграф кодын) эшкәрткән. Куллану өчен яраклы аппаратны 1844 елда ясаган. Морзе аппараты беренче мәртәбә ВашингтонБалтимор телеграф линиясендә кулланылган.

Remove ads

Шәхси тормышы

Сәмүел Финли Бриз Морзе Массачуссетста, Чарлзтаунда пастор һәм географ булган Дҗедидия Морзеның (1761-1826) беренче баласы буларак һәм аның хатыны Элизабет Энн Финлида (1766-1828) туган булган. Аның әтисе Кальвинизм ышануының бөек дәгъвачысы һәм Федералист фиркасе яклы булган.
Массачуссетста, Эндоверда Филипс Академиясендә укыганнан соң Сәмүел Морзе Йель Колледжында дини фәлсәфә, математика һәм химия/биология буенча сабак алган.

Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads