Сәгыйть Аслаев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сәгыйть Аслаев (1 ноябрь 1954 ел) — совет һәм Россия тренеры, югары мәктәп эшлеклесе. 2003 елдан Башкорт дәүләт университетының спорт-сәламәтләндерү эшләре буенча, 2010 елдан — социаль мәсьәләләр буенча проректоры. Педагогия фәннәре кандидаты (2007). Профессор (2004). Бокс буенча Россиянең атказанган тренеры (2003). Россия Федерациясенең (1999) һәм Башкортстанның (1991) атказанган физик культура хезмәткәре, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2001). Салават Юлаев ордены кавалеры (2014).

Кыска фактлар Сәгыйть Аслаев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Сәгыйть Төхвәт улы Аслаев 1954 елның 1 ноябрендә Башкорт АССРның Баймак районы 1-нче Эткол авылында туган. Атасы — Аслаев Төхвәт Хәлим улы (1922-1995), педагог-методист, башкорт теле белгече.

1976 елда Волгоград физик культура институтын тәмамлый.

1978 елда «Хезмәт резервлары» ирекле спорт җәмгыятенең Башкортстан өлкә советында хезмәт эшчәнлеген башлый. 1982 елда югары спорт осталыгы мәктәбенең өлкән тренеры итеп тәгаенләнә. 1986 елда Уфа шәһәре 4-нче Олимпия резервының махсус балалар һәм үсмерләр мәктәбенә (СДЮШОР)[1] эшкә күчә.

1988 елда ССРБ-ның бокс буенча җыелма командасына тренер итеп тәгаенләнә. 1992-1996 елларда да Россия җыелма командасында. 1992 елдан Башкортстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры булып эшли.

2001 елдан Сәгыйть Төхвәт улы Башкорт дәүләт университетының физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире вазифасын били, ә 2003 елда БДУның спорт-сәламәтләндерү эшләре буенча проректоры итеп тәгаенләнә[2].

2007 елда «Интерактив белем бирү процессында физик культура укытучыларында педагогик аралашу осталыгын формалаштыру» темасына диссертация яклый һәм «педагогия фәннәре кандидаты» дәрәҗәсен яулый[3].

Тренерлык һәм укытучылык эшчәнлеге елларында Сәгыйть Төхвәт улы халыкара класслы спорт мастерларын, шулай ук 50-дән артык ССРБ һәм Россия спорт мастерларын әзерли, алар арасында:

  • Владимир Ганченко — 48 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бокс буенча 1992 елгы Россия чемпионы, 1992 елгы Олимпия уеннары катнашучысы;
  • Ринат Гыйззәтуллин — 63,5 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бокс буенча 1992 елгы Россия чемпионы;
  • Рамил Хөснетдинов — 48 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бокс буенча 1995 елгы Россия чемпионы;
  • Эльвира Касыймова — 2000 елда кикбоксинг буенча дөнья чемпионы[4].
Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1991)
  • Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре(1999)[5]
  • Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы (2001).
  • Россиянең атказанган тренеры (2003)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре
  • Салават Юлаев ордены (2014).

Гыйльми хезмәтләре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads