Танып-белү
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Танып-белү — субъект фикерләвендә чынбарлыкны чагылдыру һәм кабул итү, аның нәтиҗәсе — дөнья турында белем. Танып-белү, кагыйдә буларак, фәкать хакыйкатьне эзләү процессы гына, ә аның нәтиҗәсе — белем.[1]
Танып-белунең максаты булып объектив дөнья турында теләсә нинди түгел, ә нәкъ менә объектив белемнәр алу тора. Танып-белү процессында теләсә нинди, ягъни ялган белемнәр дә чагылыш таба, ләкин артык хезмәт буларак кына.
Танып-белү төп ике баскыч үтә — сизү һәм рациональ танып-белү. Сизү белән танып-белү — түбәнге баскыч — тою, кабул итү һәм күзаллау формаларында гамәлгә ашырыла. Анда сизүнең кешене тышкы дөнья белән бәйләп тора торган биш әгъзасы — күрү, ишетү, тотып тою, ис һәм тәм сизү эшкә җигелә.
Танып-белү процессына шулай ук фикерләү эшчәнлегенең фаразлау, фантазия, гипотеза, кузаллау, хыял, интуиция кебек формалары да керә.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads