Татар Илеге (елга)
Сарман районындагы елга (Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татар Илеге, шулай ук Кече Илек, Саз (рус. Татарский Илек) ― Татарстанның Сарман районы территориясе буенча агучы кече елга, Минзәлә елгасы кушылдыгы.
һәм
Remove ads
География
Елга агымының башы Илексаз авылының көнбатыш битләвендә урнашкан. Татар Илегенең киң, яхшы формалашкан тугайлы елга үзәне бар. Тугаенда калдык су юллары, старица күлләре күзәтелә.
Татар Илеге яры буйлап Сарман районы авыллары ― Илексаз, район үзәге Сарман авыллары урнашкан. Минзәлә елгасына Татар Илеге Сарман авылының көнчыгыш башында кушыла.
Социаль объектлар


Сарман авылында елга яр буенда «Татар Илеге ял паркы» (2016 елда төзелгән)[1][2], «Бәрәкәт» мәчете (2021 елда ачылган), су коену урыннары, велосипед юллары урнашкан.
2016 елга Татар Илегенең суы кипкән диярлек хәлдә була[3], һәм аны торгызу очен чаралар үткәрелә. «Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы» программасы кысаларында чишмә сулары агымын чикләп, вакытлы буа формалаштырыла. Елганың текә ярларына төрле үсемлекләр һәм агачлар: шалфей, посконник, вейник, малиния, сислерия, каен һәм декоратив алмагач һәм шомырт утыртылган[4].
Remove ads
Этимология
Төрки телләрдә киң таралыш алган елга атамасы Илек буенча берничә версия яшәп килә. Иң дәлиллесе: төрки—татар телендәге илек, кыргыз һәм чагатай телләрендәге елик ― «косуля» белән тәңгәллек.
Сылтамалар
- Набережная Татарского Илека в селе Сарманово. Проект Россия(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads