Татьяна Михалкова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татьяна Евгеньевна Михалкова (кияүгә чыкканчы — Соловьёва; 1947 елның 14 феврале, Алмания) — Совет һәм Россия җәмәгать эшлеклесе, Россия Сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты. «Русский силуэт» хәйрия фонды президенты, модель, тәрҗемәче, актриса.
Remove ads
Тормыш юлы
Татьяна Михалкова 1947 елның 14 февралендә Алманияда туа. Әтисе — Евгений Соловьев ГДРда совет гаскәрләре контингенты офицеры, әнисе — Таисия Георгиевна Малыхина — галим-тарихчы, тарих фәннәре кандидаты[1].
Балачагын Воронежда үткәрә, анда Инглиз махсус мәктәбендә укый. Морис Торез исемендәге Мәскәү дәүләт чит телләр институтын тәмамлый, ә аны тәмамлаганнан соң күпмедер вакыт тәрҗемәче булып эшли.
Бөтенсоюз кием модельләре йортында әйдәп баручы модель була һәм илне чит ил күрсәтмәләрендә илне тәкъдим иткән. АКШның беренче ханымы Пэт Никсон һәм СБКФ ҮК Генераль секретаре хатыны Виктория Брежнева өчен күрсәтүдә катнаша.
1970 еллар башында Никита Михалков белән очрашудан соң аңа кияүгә чыга. Туй «Свой среди чужих, чужой среди своих» фильмын төшерү вакытында уза. Ике бала туу сәбәпле, 1975 елда манекенчы һөнәре белән хушлаша, балалар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итә башлый. С. Г. Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясендә инглиз теле укыткан.
1997 елда президент буларак «Русский силуэт» хәйрия фондына нигез сала һәм җитәкли.
2009 елдан Россия Сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты.
2011 елда Татьяна Михалкова Россия мода индустриясе Милли Академиясе Вице-президенты була.
Remove ads
Гаилә
Беренче ире — Александр Сергеевич Шигаев, педагогика фәннәре кандидаты, спорт психологиясе буенча белгеч.
Икенче ире (1973 елдан) — Никита Сергеевич Михалков, кинорежиссёр.
Өч баласы бар: Анна (1974), актриса, телевидение алып баручысы; Артём (1975), режиссёр, актёр, телевидение алып баручысы; Надежда (1986), актриса, телетапшырулар алып баручы.
Бүләкләр
- «Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы» исеме (2001) — ил дизайнын үстерүгә зур өлеш керткән өчен;
- Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең «Олимпия» хатын-кызлар казанышларын иҗтимагый тану милли премиясе лауреаты (2001)[2];
- Халыкара аккредитация һәм аттестация комитеты (МААК) Татьяна Михалковага «Креатив сәнгать докторы һөнәри дәрәҗәсен» бирә (2003;
- «Ordine di S. Giovanni di Gerusalemme»дан мактау грамотасы (2003);
- Мәскәү халыкара ЮНЕСКО фондыннаг орден (2006) — ЮНЕСКОның югары идеаллары хакына гуманитар хезмәттәшлекне үстерүгә һәм программаларны тормышка ашыруга зур өлеш кертүе өчен;
- «Мәрхәмәтлек — Россия хакына» ордены (2007) — Россия дәүләтен торгызу буенча актив иҗади эшчәнлек өчен;
- «Первопечатник Иван Федоров» ордены (2008).
- Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы (2015) — Россия сәнәгатен үстерүгә аерым өлеш керткәне өчен;
- Лев Николаев исемендәге Алтын медаль (2016) — фән һәм мәдәният казанышларын танытуга, популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен[3];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — ил мәдәниятен, сәнгатен, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[4][5];
- «Ватан Йолдызы» ордены (2021) — мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен[6].
Фильмография/проектлары
- 1974 — «Свой среди чужих, чужой среди своих» — атаман Брыловның истәлекләреннән кыз
- 1996 — «Русский проект» — космонавт хатыны
- 1997 — Благотворительный фонд «Русский силуэт»
- 2005 — «Женщины Никиты Михалкова»
- 2005 — «Регина Збарская. Тело государственной важности»
- 2007 — «Красота по-советски. Судьба манекенщицы»
- 2010 — «Никита Михалков. Территория любви»
- 2010 — «Никита Михалков. Сами с усами»
- 2013 — «Неизвестные Михалковы»
- 2016 — «Сложно ли быть Михалковым?»
- 2018 — «Слава и одиночество»
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads