Татьяна Угрюмова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Угрюмова Татьяна Степановна (18 февраль 1946, Калинин) — СССР һәм Россия музыка белгече, укытучы. Сәнгать гыйлеме кандидаты (1981). Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).
Remove ads
Биографиясе
Угрюмова Татьяна Степановна 1946 елның 18 февралендә Калинин (әлеге Тверь) шәһәрендә туа.
1969 елны ул Мәскәүдә «Музыка гыйлеме» һөнәре буенча Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтын тәмамлый. 1974 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый. 1981 елда Татьяна Степановна сәнгать гыйлеме кандидаты исемен яклый.
1969 елдан Угрюмова Уфа дәүләт сәнгать академиясендә эшли башлый. 1970 елдан музыка һәм композицияләр тарихы, теориясе, 1972-1973 һәм 1978-1994 елларда музыка тарихы кафедраларының мөдире була.
2006 елда Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме белән бүләкләнә.
Әлеге вакытта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында музыка тарихы кафедрасының мөдире.
Угрюмова гыйльми эшчәнлеге Башкортстанда профессиональ музыкасының формалашуына һәм алга үсешенә, башкорт композиторларының иҗатына, башкорт операсы тарихына, шул исәптән рус музыкасының төрле жанрлары тарихының проблемаларына багышланган.
Татьяна Степановнаның 100‑дән артык гыйльми хезмәте, училищелар һәм югары уку йортлары өчен башкорт музыка сәнгатенең тарихы буенча укыту‑методик әсбаплары бар.
Remove ads
Гыйльми хезмәтләре
- Башкирская опера. Уфа, 1997
Мактаулы исеме
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006)
Сылтамалар
- А.Р. Сабирова Угрюмова Татьяна Степановна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Угрюмова Татьяна Степановна(үле сылтама)
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads