Теләче районы гербы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Теләче районы гербы
Remove ads

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы гербы — муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү, хокук билгесе.

Кыска фактлар Теләче районы гербы, Нигезләнү датасы ...
Thumb

Герб Теләче районы советының 69 нчы карары белән 2006 елның 23 декабрендә расланган.[1]

Герб 2875 теркәлү номеры буенча Россия Федерациясенең Дәүләт геральдик реестрына һәм 90нчы номеры астында Татарстан Республикасының геральдик реестрына кертелә.

Remove ads

Герб тасвирламасы

Яшел башлыклы кызыл кырда көмеш үлчәүләр сурәтләнгән. Үлчәүләрнең алтын уклары аска караган, уң касәсе алтын, сул касәсе иген белән тулган, үлчәү яшел төс белән кызыл кыр арасында тора.

Теләче муниципаль районы гербы символлар һәм аллегорияләр теле белән аның тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Район үзәге Теләченең борынгы тарихы бар. Аның нигезе Алтын Урда һәм иртә Казан ханлыгы чорына карый. Авыл зур ярминкә белән мәгълүм була, бу гербта үлчәүләр рәсеме белән чагылдырылган, аларның касәләре тәңкәләр һәм ашлык белән тутырылган.

Тулы чәчәкле үлчәүләр Теләче районының элеккеге бөеклеген дә, аның заманча үсеш потенциалын да гәүдәләндерә. Моннан тыш, алтын тәңкәләр районның бай тарихи-мәдәни мирасына аллегорик рәвештә күрсәтәләр, аның территориясендә уникаль археологик һәйкәлләр урнашкан.

Яшел башлык Теләче районының авыл хуҗалыгы районы булуын күрсәтә.

Гербның символикасын аның төс гаммасы тулыландыра:

Алтын төс уңыш, байлык, акыл һәм хөрмәт символы.

Көмеш төс чыклык, ачыклык, татулык, гаепсезлек символы.

Кызыл төс батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек, матурлык һәм бәйрәм символы.

Яшел төс табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш үсеше символы.

Remove ads

Герб тарихы

Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Фефелова (Балашиха), Оксана Афанасьева (Мәскәү) составында башкарыла.

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads