Тиз йөрешле танклар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тиз йөрешле танклар (русча «БТ» - Быстроходный Танк) - Совет җиңел тәгәрмәч-чылбырлы-тәгәрмәчле 1930 елгы танкларның исеме.
1920 елларда АКШ конструкторы Дж.У. Кристи тәгәрмәч-чылбырлы тәгәрмәчкә нигезләнгән танклар оригиналь концепциясен тәкъдим итә, аларның тизлеге автострадада 122 км/сәг җитә алган. Шушы танкларның үзенчәлеге чылбырлы тәгәрмәчнең чылбырлары алынмалы булган, шулай ук ул тәгәрмәч урынына файдалану мөмкин булган. 30-нчы елларның башында советлар "Амторгы" белән Кристидан 2 танк трактор күренешендә сатып алынган булган.
ССРБ танкларның корылышы үзгәртелгән һәм 1932 елның азыгында җиңел танк БТ-2 җитештерү башланган, 1933 елны яңа БТ-5 танкы җитештерелгән, 1934 елның азыгында — БТ-7. БТ-7М танкы соңгы серияле машинасы була.
1941 елның 22 июнендә ЭККГ (РККА) эчендә 704 БТ-7М танкы, 4563 БТ-7 танкы, 1688 БТ-5 һәм 594 БТ-2 танкы булган.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads