Тимерказык

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тимерказык
Remove ads

Тимерказык (Кече Җидегән α, Кече Җидегән альфасы, α UMi) — Кече Җидегән йолдызлыгының +1,97 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җир шарыннан 433 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Хәзерге дәверендә Тимерказык күк йөзенең төньяк котыбыннан 1° азрак ераклыкта урнашкан һәм котып йолдызы сыйфатыны башкара.

Thumb
Тимерказык йолдызы, Кече Җидегән һәм Аждаһа йолдызлыклары
Thumb
Тимерказык — катлаулы йолдыз

Тимерказык өчле йолдыз системасы. Система үзәгендә F7Ib спектр сыйныфылы үтә зур йолдыз (Тимерказык A) урнашкан, аның яктылыгы Кояшның 2000 тапкыр артып киткән. Тимерказык B йолдызы Тимерказык A йолдызыннан ераклыкта урнашкан. Аны телескоп аша җир йөзеннән карау мөмкин. Әмма үзәк йолдызының кәрлә иптәше Тимерказык Ab үтә зур йолдызына бик якын урнашкан. Аның фотосурәте фәкать «Хаббл» телескоп аша алдылар. Аның әйләнү периоды якынча 30 ел.

Тимерказык Төньяк ярымшарда һаман офыкның төньяк ноктасы өстеннән була. Бу хәл аны үзеңнең торган урыныңны билгеләү өчен куллану мөмкин.

Remove ads

Тарих

Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «койрык очындагы йолдыз» дип атады[1]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «койрыкның очы» һәм җәди әл-кыйбла — «кыйбланың кәҗә бәтие» дип атады[2]. Хәзерге гарәп. نجم الشمال нәҗм әш-шималь — Төньяк йолдыз.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads