Токсикология

From Wikipedia, the free encyclopedia

Токсикология
Remove ads

Токсикология (гр. toxikon агу + logos тәгълимат) — агулы матдәләрнең үзлекләрен һәм алар йогынтысында хайван организмында барлыкка килә торган патологик үзгәрешләрне өйрәнә торган фән.

Кыска фактлар Токсикология, Өйрәнелгән тармак ...

Токсикология патогенезны, ягъни агуларның йогынтысы механизмын (токсикодинамикасын) өйрәнә, агуланган хайваннарны диагностикалау, токсикологик анализ ысулларын, беренче ярдәм һәм шуннан соңгы дәвалау чараларын, агулану шартларын һәм аларны кисәтү (агулануларны профилактикалау) чараларын өйрәнә һәм эшли.

Совет ветеринария токсикологиясенә нигез салучылар — Ф.Т. Попов һәм Н.А.Сошественский. Сошественский, аерым алганда, гомуми токсикология һәм а.х. хайваннарына хәрби агулагыч матдәләрнең токсикологиясенә караган күп кенә мәсьәләләрне эшләде. Ветеринария токсикологиясе ботаника, химия, биохимия, физиология, патологик физиология, патологик анатомия, клиник диагностика, терапия, ветеринария-санитария экспертизасы, суд экспертизасы, зоогигиена, ашату һәм азык табу һ. б. кайбер фәнни дисциплиналар белән тыгыз бәйләнгән.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads