Тритикале

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тритикале
Remove ads

Тритикалебодай белән арыш гибриды. Исеме дә шуннан килеп чыга: бодайның латинча исеменнән (тритикум) беренче өлешен һәм арышның (секале) икенче өлешен алып кушканнар. Бодай белән арыштагы уңай сыйфатларны бер үсемлектә берләштерү уе галимнәрне, биологларны күптәннән кызыктырган. Белгәнебезчә, бодайда яхшы сортлы икмәк пешерү өчен кирәкле компонетлар күбрәк, ә арыш суыкка бирешми.

Кыска фактлар Тритикале, Халыкара фәнни исем ...

Әлеге ике культураны кушу тәҗрибәсен тәүге тапкыр 19 нчы гасыр азакларында ясап карасалар да, чын гибридларны узган гасыр урталарында гына барлыкка китергәннәр.

Бүген исә тритикале культурасы бөтен дөньяда 3 млн. гектардан артык игелә. Бигрәк тә ул Польша, Германия, АКШ, Беларусь, Франциядә киң таралган, Русиядә исә 500 мең гектар тирәсе игелә.

Тритикале нигездә терлек азыгы буларак кулланыла, әмма аңардан шактый күләмдә икмәк тә пешерәләр һәм кондитер әйберләре дә җитештерәләр.

Татарстанда тритикаленың «Тальва-100», «Немчиновский-56», «Аграф», «Союз», «Юбилейная» сортлары игелә.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганак

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads