Түбән Кама татар дәүләт драма театры
Түбән Кама шәһәрендә урнашкан татар театры From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры (рус. Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Туфана Миннуллина, ингл. Tufan Minnullin Nizhnekamsk State Tatar Drama Theatre) — Түбән Кама шәһәрендә 1989 елдан бирле эшли торучы татар театры. Туфан Миңнуллин исеме 2012 елда бирелә. 30 ел эчендә труппа 120 дән артык спектакль куйган.

Remove ads
Тарих
Ул 1989 елда «Нефтехим» берләшмәсенең яшьләр татар студиясе буларак оештырыла. 1994 елда театр шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә, Татар яшьләре театры итеп үзгәртелә. 1997 елда Түбән Кама татар драма театры статусы ала. 2007 елда театрга дәүләт театры статусы бирелә.
Төзекләндерү

2019 елда Театр елы кысаларында театрның Түбән Камада Кайманов урамындагы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Республика программасы буенча бүлеп бирелгән акчага (145 133 700 сум) 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелгән, бинаның эче тулысынча үзгәртелгән. Театр бинасын үзгәртеп кору март аеннан декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән. Бина эчен бизәү эшләре башкарылган. Бинаның тышкы ягы, керү урыны, театрның эче тулысынча үзгәргән[2]. Хәзер Түбән Кама татар дәүләт драма театры — чын классик театр, Түбән Каманың бизәге. Элек төп зал буларак кулланылган кече зал хәзер «Бишегем» татар балалар театры карамагында, әлеге студиядә 40 бала шөгыльләнә.
2019 елның 29 декабрендә яңартылган бинаны ачу һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 30 еллыгы тантанасында ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаша[3].
Remove ads
Труппа
Театр Татарстан шәһәр һәм авыллары, РФ шәһәрләре буйлап, шулай ук чит илләргә гастрольләргә йөри. Коллективта 24 кеше: Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин премияләре лауреатлары, «Тантана» милли премиясе һәм ТР Хөкүмәте грантларына ия булучылар.
Директорлар
- 2009―2025 ― ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев (1960)[4].
- 2025 елдан ― Гүзәл Мөбәрәкшина (озак еллар районның Мәдәният идарәсен җитәкләгән)[5].
Баш режиссёр
- 2024 елның сентябреннән ― Лилия Әхмәтова (Әлмәт шәһәрендә туган, 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев) тәмамлаган)[6].
Баш рәссам
Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads