Түбән Кама химия-технология институты

From Wikipedia, the free encyclopedia

Түбән Кама химия-технология институты
Remove ads

Түбән Кама химия-технология институты, 1995 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университеты филиалы[1]Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан бистә, 1966 елдан шәһәр) урнашкан югары уку йорты. Түбән Кама шәһәренең иң өлкән уку йорты.
Гамәлгә куючысы — РФ мәгариф һәм фән министрлыгы[2].
Директор (2011 елдан) — Виталий Виктор улы Елизаров, техник фәннәр докторы.

Кыска фактлар Түбән Кама химия-технология институты, Нигезләнү датасы ...

Кыска фактлар Эшләү еллары, Ректор ...
Thumb
Уку йорты бинасы
Remove ads

Тарих

1963 елның августында Түбән Камада Казан химия-технология институтының читтән торып укыту-консультация пункты ачыла. Беренче курска студентлар кабул ителә. Пунктның җитәкчесе Альберт Низам улы Камалов була.

1965 елда укыту-консультация пункты гомумтехник факультет итеп үзгәртелә. Декан итеп химия фәннәре кандидаты Рәисә Григорий кызы Кадыйрова билгеләнә.

1967 елда читтән торып укыту базасында КХТИның кичке гомумтехник факультеты төзелә. Студентлар 3 курсны биредә укып, соңгы курсларын Казанда тәмамлыйлар. Факультет деканы (директоры) итеп Александр Павел улы Вышинский билгеләнә. Шул ук елда институт бинасы төзелә башлый.

1973 елда РСФСР Минвузы фәрманы[3] белән гомумтехник факультет КХТИның Түбән Кама филиалы итеп үзгәртелә. Түбән Кама химкомбинаты (1977 елдан «Түбәнкаманефтехим» сәнәгать берләшмәсе, 1993 елдан «Түбәнкаманефтехим» АҖ) һәм Түбән Кама шин заводлары өчен алты белгечлек хәзерләнә башлый.

1977 елда беренче мәртәбә дипломны Түбән Камада яклау рөхсәт ителә.

1983 елда филиалның 20 еллыгына студентлар саны 1 514 кә җитә.

1990 елда кадрларның белемен күтәрү факультеты ачыла.

1995 елда РФ мәгариф министрлыгы фәрманы[4] белән Түбән Кама химия-технология институты Казан дәүләт технология университеты филиалы хокукында эшли башлый[5].

1998 елда 3 факультетта (технология; механика; икътисад, идарә һәм автоматлаштыру) 200 студент укый.

2014 елдан Mitsubishi Electric компаниясе белән хезмәттәшлек итә[6].

2014 елның 30 апрелендә НХТИның 50 еллык юбилее билгеләп үтелә. Уку йорты ТР президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

2015 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университеты филиалы.

2017 елда КАИның Түбән Камадагы филиалы Түбән Кама ХТИ га кушыла[7].

Remove ads

Белгечлекләр

Башта институтның төп вазифасы Түбән Кама химия, шин берләшмәләренә, «Татэнергострой» төзелеш оешмасына югары класслы инженер кадрлар хәзерләү булса, соңрак «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО», нефть эшкәртү, күмер тудыргыч заводларына да белгечләр хәзерли. «Нефтехим» һәм «Шин» берләшмәләрендә инженер-техник хезмәткәрләрнең 80% ы шушы институтны тәмамлаучылар.

Төзелеше

Факультетлар, кафедралар, белгечлекләр

Технология факультеты

  • Химия кафедрасы (2000 елда оешкан)
  • Химик технология кафедрасы (2000)
240100 Химия технологиясе (бакалавриат)
18.03.02 (241000) Химия технологияләрендә, нефть химиясендә, биотехнологиядә энергия һәм ресурс саклау процесслары (бакалавриат)
  • Органик матдәләрнең химик технологиясе кафедрасы (2010)
  • Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы (1999 елдан цикл, 2010 елдан кафедра)

Механика факультеты

  • Химия җитештерүе машиналары һәм җиһазлары кафедрасы (1987)
18.03.02 Химия технологияләре, нефть химиясендә, биотехнологиядә энергия һәм ресурс саклау процесслары (бакалавриат)
15.03.02 Технологик машиналар һәм җиһазлар (бакалавриат, магистратура)
  • Техника һәм түбән температура физикасы кафедрасы (1989)
14.03.01 Төш энергетикасы һәм җылылык физикасы
19.03.02 Үсемлек чималыннан ашамлыклар
  • Химик технологияләр процесслары һәм җиһазлары кафедрасы (2001)
20.03.01 Техносфера хәвефсезлеге (бакалавриат)
  • Физика кафедрасы (1997 елга кадәр математика һәм физика кафедрасы, 1997 елдан мөстәкыйль кафедра)

Идарә һәм автоматлаштыру факультеты

  • Технологик процессларны һәм җитештерүләрне автоматлаштыру кафедрасы (1986)
27.03.04 Техник системаларда идарә итү (бакалавриат)
09.03.01 Информатика һәм хисаплау техникасы (бакалавриат, магистратура)
15.03.04 Технологик процессларны һәм җитештерүләрне автоматлаштыру (бакалавриат, магистратура)
  • Математика кафедрасы (1963 елдан цикл, 1987 елдан математика һәм информатика кафедрасы, 2010 елдан мөстәкыйль кафедра)
  • Электротехника һәм сәнәгать оешмаларын энергия белән тәэмин итү кафедрасы (2000)
13.03.02 Электр энергетикасы һәм электротехника
Электропривод һәм автоматика профиле
Электр белән тәэмин итү профиле
13.03.01 Җылылык энергетикасы һәм җылылылк техникасы
Предприятиеләрне энергия белән тәэмин итү профиле
13.04.02 Электр энергетикасы һәм электр техникасы (магистратура)
  • Мәгълүмат системалары һәм технологияләре кафедрасы (2010)

Икътисад һәм идарә факультеты

  • Икътисад һәм идарә кафедрасы (2002)
38.03.01 Икътисад
Предприятиеләр һәм оешмалар икътисады (бакалавриат)
38.03.02 Менеджмент
Җитештерү менеджменты (бакалавриат)
Кече бизнес белән белән идарә итү (бакалавриат)
Проектлар белән идарә итү (бакалавриат)
Маркетинг (бакалавриат)
38.03.03 Персонал белән идарә итү (бакалавриат)
38.03.04 Дәүләт һәм муниципаль идарә (бакалавриат)
38.04.01 Икътисад
Химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятиеләре һәм оешмалары икътисады (магистратура)
  • Дәүләт һәм муниципаль идарә, социология һәм менеджмент кафедрасы (2001)
38.03.03 Персонал белән идарә итү (бакалавриат)
38.03.04 Дәүләт һәм муниципаль идарә (бакалавриат)
46.03.02 Документ белән эшләү һәм архив белән эшләү (бакалавриат)

Өзлексез белем бирү факультеты

Remove ads

Шәхесләр

Директорлар

1963-1965 Альберт Низам улы Камалов, 1965-1967 Рәисә Григорий кызы Кадыйрова, 1967-1987 Александр Павел улы Вышинский, 1987-1989 Рөстәм Габдрахман улы Шәрифуллин, 1989-1993 Ренат Әхәт улы Садыйков, 1993-2011 Виктор Иван улы Елизаров, 2011 елдан Виталий Виктор улы Елизаров.

Укытучылар

Тәмамлаучылар

Подробнее туу датасы, Исем ...
Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads