Төркия административ бүленеше

From Wikipedia, the free encyclopedia

Төркия административ бүленеше
Remove ads

Административ-территориаль яктан Төркия 81 илгә (төр. il — «өлкә, ил») бүленә.

Кыска фактлар Дәүләт ...
Thumb
Төркиянең илләре (провинциялары)

Илләр

Илдә дәүләт идарәсен вәли (төр. vali), ягъни губернатор, башкара. Вәлинең резиденциясе вилаять (төр. vilayet) дип атала. Алдан ил вилайәт дип йөртелгән. 

Һәр ил илчеләргә (төрекilçe), ягъни районнарга, бүленә. Илнең административ үзәге аның үзәк илчәсендә — мәркәз илчәдә (төр. merkez ilçe) урнашкан. 

Кагыйдә буларак, илләр аларның административ үзәгенең атамасын йөртә. Әммә башка төрлеләре дә бар: Хатай иле (административ үзәге — Антакья каласы), Коҗаели иле (административ үзәге — Измит шәһәре) һәм Сакарья иле (административ үзәге — Адапазары шәһәре).

1926 елда Төркия 57 илгә бүленгән була, 1939 елда Салай тора, 1947 елда Артвин, Түнҗели, Каракүз (хәзерге Бингөл), Битлис һәм Сакари, 1953 — Ушак, 1954 — Сакарья һәм Адыяман, 1957 елда Нәшәр оештырыла. 1957—1989 елларда илләр саны 67 була. 1989 елда Кырыккала, Караман, Байбурт һәм Аксарай, 1990 — Батман белән Ширнак, 1991 — Барын, 1994 — Ыгдыр һәм Карасан, 1995 — Ялова, Карабек һәм Килис, 1997 — Османия, 1999 Дүзҗе барлыкка килә.

Әлеге вакытта Төркия территориясе түбәндәге илләргә бүленә:

Подробнее №, Ил (татарча.) ...


Remove ads

Статистик максаттагы төбәкләр

Thumb
Төркиянең статистик төбәкләре

Рәсми булмаган статистик максатларда илләр 7 төбәккә төркемләнгән:

  1. Мәрмәр диңгезе төбәге (Marmara Bölgesi)
  2. Үзәк Анатолия төбәге (Iç Anadolu Bölgesi)
  3. Кара диңгез төбәге (Karadeniz Bölgesi)
  4. Көнчыгыш Анатолия төбәге (Doğu Anadolu Bölgesi)
  5. Эгей төбәге (Ege Bölgesi)
  6. Урта диңгез төбәге (Akdeniz Bölgesi)
  7. Көньяк-Көнчыгыш Анатолия төбәге (Güneydoğu Anadolu Bölgesi)

Чыганаклар

  • Турция // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  • Административные единицы государств, приведённые в словаре // Словарь географических названий зарубежных стран / отв. ред. А. М. Комков. — 3-е изд., перераб. и доп. — М. : Недра, 1986. — С. 6.
  • Turkish Statistical Institute. 2009 Census, population living in cities. Turkish Statistical Institute (2010).
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads