УЕФА Чемпионнар лигасы

From Wikipedia, the free encyclopedia

УЕФА Чемпионнар лигасы
Remove ads

УЕФА Чемпионнар лигасы (ингл. UEFA Champions League) — УЕФА канаты астында үткәрелә торган Европада иң абруйлы клубара турнир.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Спорт төре ...

Ярышның беренче үткән 1955/56 сезоныннан 1990/91 сезонга кадәр Европа чемпионнары кубогы дип аталган. 1991/92 сезонда исә ярыш «Amstel чемпионнар лигасы» исемен алды һәм форматны үзгәртелде — плей-офф этабына төрекем этабы барлыкка килгән.[1] 1992/93 сезоннан башлап, хәзерге исемен йөртә.

Remove ads

Ярыш тәртибе

Турнирдагы урыннар саны УЕФА коэффициентлар җәдвәлендә урынына күрә билгеләнә:

  • 1-3 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 4 такым вәкил булып катнаша;
  • 4-6 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 3 такым вәкил булып катнаша;
  • 7-15 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 2 такым вәкил булып катнаша;
  • 16-54 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 1 такым вәкил булып катнаша.

Турнир берничә этаптан тора һәм дурт сайлап алу раундыннан башлана. Такымнар 2 уен (өйдә һәм кунакта) үткәрергә тиеш. Ике очрашу суммасында җиңгән такым киләсе раундка үтә. Сайлап алу раундларны үткән такымнар турыдан-туры төркем этабына үткән такымнар белән төркем этабына керәләр. Шобага нәтҗәләре буенча, 32 такымны 8 төркемгә бүләләр. Төркем этабында 1-нче яки 2-нче урынны алган такымнар плей-оффка чыгалар. 3-нче урынна алган такым Европа лигасының 1/16 финалына китә. 1/8 финалда көндәшләрне жирәбә ысулы белән билгеләнәләр. Аның тәртибе буенча:

  • Бер ил вәкилләре һәм бер төркемнән чыккан такымнар бер-берсенә каршы уйный алмыйлар.
  • Төркемдә 1-нче урынын аглан такымнар башка төркемә 2-нче урынын алган такым белән очрашв.
  • 1-урынны алган такымнар беренче уенны кунакта уйныйлар..

Такымнар 2 уен (өйдә һәм кунакта) үткәрәләр, уеннарның нәтиҗәләре буенча, бер такым 1/4 финалга юл ала. Чирек финалда җиңүчеләр ярым финалга үтәләр, финал уены исә нейтраль мәйданында үткәрелә. Ул УЕФА комиссиясе тарфыннан алдан ук гариза биргән дәгъвачылар арасыннан сайлана. Стадион УЕФА рейтингы буенча 5 йолдызына ия булырга тиеш.

Remove ads

Җиңүчеләр

Подробнее Ел, Исем ...
Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads