Урарту

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Урарту (хуритчә bi-a-i-na, әрм. Ուրարտու, төр. Urartu, фар. اورارتو) — Көньяк-Көнбатыш Азиядәге борынгы дәүләт (б.э.к. VIII—VI гасырлар). Чәчәк аткан дәверендә Әрмән таулыгы районын (Әрмәнстан, өлешчә Төркия һәм Иран) биләп торган.

Кыска фактлар

Башкаласы — Тушпа (хәзерге Төркиядәге Ван шәһәре) шәһәрендә урнашкан булган.

Remove ads

Тарих

Б.Э.К. 9 гасыр азыгы — 8 гасырның 1 яртысында Урарту дәүләте чәчәк аткан. Менуа, Аргишти I ва Сардури II патшалыклары дәверендә Урарту территориясе шактый киңәйгән.

Коллар хезмәте киң файдаланылган. БЭК 8 гасыр уртасында Әссүрия патшасы Тиглатпаласар III (БЭК 745—727) Урарту гаскәрләрен берничә мәртәбә җиңгән вә Урарту составына керүче Төньяк Месопотамия һәм Төньяк Сүрияне басып алган.

Руса I дәверендә Саргон II җитәкчелегендәге Әссүрия гаскәренең яулары нәтиҗәсендә дәүләт вәйран булган. Әмма 7 гасырда Урарту Көньяк Кавказ артыда үз позицияләрен саклап калган.

Руса II (БЭК 685—645) бу җирдә яңа кальгаләр төзегән. Скиф-киммерий ялландык гаскәре ярдәмендә Урарту патшалары Фригия патшалыгын тар-мар иткәннәр (БЭК 676 ел).

Мидия патшалыгының көчәюе Урартуны Әссүрия белән якынлаштырган. Ләкин БЭК 6 гасыр башында Урарту Мидия тарафыннан тар-мар ителгән һәм аның составына кушылган.

Remove ads

Әдәбият

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads