Урмай (Комсомол районы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Урмай (рус. Урмаево) — Чуаш Республикасының Комсомол районында урнашкан татар авылы. Урмай авыл җирлеге үзәге. Халык саны якынча 3 мең кеше.

Remove ads
Тарих
- 1927–1929 елларда — Чуашиянең Батыр районында.
- 1929–1939 елларда — Чуашиянең Шыгырдан районында.
- 1939 елдан — Чуашиянең Комсомол районында.
Урмайда даими рәвештә «Урмай моңы» татар җыры конкурсы уздырыла.
Административ бүленеш
Урмай авыл җирлегенә ике авыл керә:
- Урмай
- Тукай
Шәхесләр
- Фәрит Гыйбатдинов (1959―2020), татар мәдәнияте һәм иҗтимагый эшлеклесе.
Дин

- Ислам
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Урмай мөхтәсибәтенә керүче Урмай авылында өч мәчет гамәлдә:
- Урта мәчет, Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемендәге Җәмигъ мәчете (XVII гасырның II яртысы – 1939, 1990 елдан ике манаралы итеп яңадан ачылган, 2014 елда төзекләндерү эше башланган, 2022 елның 1 июлендә тантаналы ачылган)[4][5]
- Тау башы мәчете, Нәбиулла хәзрәт исемендәге мәчет (41нче мәхәллә, 2005 елда ачылган)
- Кара Пулат мәчете (2010/12 елда ачылган, Чуашстан МДН Урмай мөхтәсибәтенең җәмигъ мәчете)[6] [7].
Урмайда 2010 ел мәгълүматы буенча, 2889 кеше яшәгән (1449 ир-ат, 1440 хатын-кыз).
Remove ads
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads