Фигыль
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Фигыль — мөстәкыйль сүз төркеме. Җөмләдә хәбәр булып килә. Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? cорауларына җавап бирә.
Фигыльләр барлык-юклык формада була ала, заман, зат-сан белән төрләнәләр.
Remove ads
Фигыльләрнең барлык-юклык формасы
Фигыльләр барлык яки юклык төрләрендә була. Фигыльнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерә (мәсәлән барды, килә). Фигыльнең юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә (мәсәлән бармады, килмәде). Барлык төрнең махсус кушымчасы юк. Юклык төре фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ялганып ясала.[1]
Фигыль төркемчәләре
Фигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр.Шуңа күрә аларның төрләнеше дә, җөмләдә башкарган эше дә төрле була.
Фигыльләрне 7 төркемчәгә бүләләр:
Затланышлы фигыльләр
Боерык фигыльнең 1нче зат формасы булмы, беренче зат формасы буларак теләк фигыль кулланыла. Боерык фигыльның 2нче зат-берлек сан формасы фигыльнең башлангыч формасы булып тора.
Шарт фигыль - эш-хәлнең шартлы рәвештә баруын белдерә, -са/-сә кушымчалары ярдәмендә ясала.
Хикәя фигыль - заман категориясе
Заман категориясе – объектив заманның телдәге чагылышы ул, һәм аны исәпләү ноктасы итеп сөйләү моменты алына: сөйләү моменты белән туры килә торган эш-хәл – хәзерге заманга, сөйләү моментыннан алда булган эш-хәл – үткән заманга, сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләр киләчәк заманга карый.
Хәзерге заман: -а/-ә/-ый/-и. Мәсәлән, яз-а, укы-й, эшл-и
Үткән заманның биш формасы бар:
- Билгеле(категорик) үткән заман: килде, барды, язды, укыды. Кушымчалары: -ды/-де, -ты/-те
- Билгесез(нәтиҗәле) үткән заман: килгән,язган, барган, укыган. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән
- Күптән үткән заман: язган иде, барган иде, укыган иде. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән + иде
- Тәмамланмаган үткән заман (имперфект): килә иде, бара иде, яза иде, укый иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и + иде
- Кабатлаулы үткән заман: бара торган иде, яза торган иде, укый торган иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и +торган + иде
Киләчәк заманның 3 формасы бар:
- Билгеле киләчәк заман: киләчәк, язачак. Кушымчалары: -ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк
- Билгесез киләчәк заман: барыр, килер, укыр. Кушымчалары: -ыр/-ер/-р
- Киләчәк үткән заман: барачак иде, киләчәк иде. Кушымчалары: - ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк + иде
Remove ads
Фигыль юнәлешләре
Фигыльләрнең ясалышы
Ясалышы ягыннан фигыльләр тамыр һәм ясалма булалар:
- Тамыр фигыльләр тамырдан гына торалар: бар, йөр, яз, кил, укы, яса.
- Фигыль ясагыч кушымчалар: -ла, -лә; -лан, -лән; -а, -ә; -ар, -әр; -р; -ык, -ек; -сын, -сен; -ай, -әй; -гар, -гәр; -кар, -кәр; -лаш, -ләш; -ы, -е; -да, -дә; -ылда, -елдә. Алар төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясыйлар.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads