Финляндия гимны

From Wikipedia, the free encyclopedia

Финляндия гимны
Remove ads

Maamme” (“Туган ягым”) җыры – рәсми рәвештә расланмаган булса да, Финляндиянең милли һәм дәүләт гимны.[1][2]

Кыска фактлар Дәүләт, Басма яки тәрҗемәләре ...
Thumb
Фредерик Пациус
Remove ads

Гимнның язылу тарихы

Хор башкаруында, беренче аудиоязма

Бүген Финляндиядә кулланылган “Maamme” (“Туган ягым”) һимнының сүзләре 1846 елда шагыйрь Йоһан-Людвиг Рунеберг (Johan Ludvig Runeberg, 1804—1877) тарафыннан башта швед телендә язылган булган. Ә көен, Алманиянең Һамбург шәһәрендә туып, соңрак фин виолончельчесе, композиторы һәм, гомумән, “фин классик музыкасының атасы” дип танылган Фредрик Пациус (Fredrik Pacius, 1809—1891) иҗат иткән. Милли гимн исеменә дәгъва кылган шигырьләр һәм көйләр байтак булса да, аларның берсе дә халыкта киң таралыш тапмаган. Пациус һимнын беренче тапкыр 1848 елның 13 маенда Һелсинкиның академия хоры швед телендә башкарган.[1][2][3]

Шуннан соң озак еллар дәвамында Рунебергның шигырен фин теленә юньләп тәрҗемә итә алмыйча азапланганнар. Ниһаять, 1889 елда Пааво Каяндер (Paavo Cajander), Юлиус Кронның (Julius Krohn) 1867 елда бастырылган тәрҗемәсен тиешенчә эшкәртүгә ирешкән. Ләкин Яансен исемле эстон язучысы моңа кадәр үк, 1869 елда, финнарны узып, Пациус көенә туган телендә сүзләр язган булган, аның шигыре, төрле бәйгеләрдә башкарылып, тиз арада эстоннарның милли һимны булып танылып та өлгергән.[4][5]

Финляндиянең дәүләт хакимияте үз илендә халык һимны булып киткән әсәрне әле бүген дә рәсми рәвештә расламый. Эш, әлбәттә, аның тумыштан фин булмаган кешеләр тарафыннан иҗат ителүендә генә түгелдер. Музыка белгечләре фикеренчә, һимнның мотивы алманнарның “Папа һәм Солтан” (Papst und Sultan) исемле… туй-мәҗлес җырындагыга бик охшаш.[6]

"Туган ягым"ны Александр Блок 1915 елда рус теленә күчергән, аның тәрҗемәсе әле бүген дә башкалар арасында иң уңышлы дип санала.[7][8]

Remove ads

Сүзләре

Рәсми сүзләре

Гадәттә башкарыла торган беренче һәм соңгы унберенче куплетлары. Халыкара чараларда башкарыла торган кыска варианты.

Фин телендә

Подробнее Оригиналь, Финчә кириллицасы ...
Thumb
Уң якта — һимнның швед телендә язылган тексты

Швед телендә

Подробнее Оригиналь, Кириллицасы ...
Thumb
Йоһан-Людвиг Рунебергның Һелсинкидәге һәйкәле

Татарча версиясе

Подробнее Кириллица, Zamanälif ...

Башка телләргә шигъри тәрҗемәләр

Подробнее Unser Land (Алман телендә), Vårt Land (Норвег телендә) ...

Башлангыч текстлар

Подробнее Швед телендә сүзләр (оригиналь), Финчәдә сүзләр (иң популяр) ...
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads