Фираз Харисов
педагог From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Харисов Фираз Фәхрәз улы (24 май 1952 ел) — галим-педагог. Педагогия фәннәре докторы (2001), профессор (2004). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007), Татарстанның атказанган укытучысы (2001), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004). Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (1998).
Remove ads
Биографиясе
Фираз Фәхрәз улы Харисов 1952 елның 24 маенда Башкорт АССРның Яңавыл районы Истәк авылында туган. Фәрис Харисовның агасы.
Урта белемне Яңавыл шәһәренең 1-нче мәктәбендә ала. 1969 елдан авыл мәктәбендә эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә[1]. 1978 елда Казан педагогия институтын тәмамлаган.
1978 елдан Казан педагогия институтында эшли, ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары була. 1979 елдан халык депутатларының Казан шәһәре Ленин район Советы башкарма комитетының бүлек мөдире урынбасары.
1987 елдан Татар гуманитар-педагогия университетында бүлек начальнигы, 1991-2011 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, бер вакытта 2001-2009 елларда татар теле һәм мәдәният-ара бәйләнешләр кафедрасы мөдире.
2011 елдан Казан федераль университетында укыта: гыйльми-белем татаристика, төркиәт һәм этномәдәни белем бирү үзәге җитәкчесе урынбасары, 2012-2015 елларда татар теле һәм уку методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын үти.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
500-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән укыту-методик әсбаплар, сүзлекләр, программалар авторы. Татар һәм француз телләре буенча әсбапларның автордашы[1].
Төп хезмәтләре
- Основы методики обучения татарскому языку как неродному. Монография. — Спб.: Просвещение, 2001. — 431 с.
- Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Монография. — Казан: Мәгариф, 2002. — 367 б.
- Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному / под ред. Л. З. Шакировой. — Казань: Тарих, 2000. — 480 с.
- Язык и нация: проблемы экологии в условиях полилингвизма. — Казань: Школа, 1998. — 72 с.
- Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе. Монография / под ред. Л. З. Шакировой.— Казань: Магариф, 1999. — 175 с.
- Татар теле: рус телендә белем бируче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2004. — 174 б. (Соавт. Ч. М. Харисова).
- Мой первый татарский словарь: иллюстрированный татарско-русский словарь. — Казань: Магариф, 1995. — 159 с. Соавт. Ч. М. Харисова. (Рекомендован МО РФ).
- В мире слов и предложений. — Казань: Магариф, 1999. — 223 с. (Соавт. Ч. М. Харисова).
- Русско-татарский и татарско-русский карманный словарь. — Казань: Хэтер, 2001. — 176 с.
- Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балаларына татар теле укыту программасы // Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. — Казан: Мәгариф, 2001. — 3-29 б.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads