Фирая Әкбәрова

Татарстан халык артисты, Галиәсгар Камал ис. Татар дәүләт академик актрисасы From Wikipedia, the free encyclopedia

Фирая Әкбәрова
Remove ads

Фирая Барый кызы Әкбәрова (рус. Акберова Фирая Бариевна, 1952 елның 2 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Югары Ослан районы, Кызыл Байрак) ― драма актеры, Камал театры артисты (1974 елдан). Татарстанның атказанган(1996) һәм халык (2012) артисты.

Кыска фактлар Фирая Әкбәрова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Әкбәрова Фирая Барый кызы 1952 елның 2 июнендә Татарстанның Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Татар академия театрына кабул ителә. Фирая Барый кызы күп вакыт балалар рольләрен уйный һәм алар эмоциональ, тормышчан сурәтләнәләр. Аннан тыш төрле характердагы олылар рольләрен дә башкара. Иҗатының башында яшүсмер кыз һәм малайлар, соңгы елларда төрле характердагы хатын-кызлар һәм карчыклар ролен оста башкаручы актриса.

Remove ads

Рольләре

  • Пелагея — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов)
  • Катя — «Тәкәббер гашыйклар» (А.Кузнецов)
  • Дорина — «Суган суфые» (Ж.-Б.Мольер)
  • Үлмәс — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов)
  • Акбикә — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
  • Гөлфия — «Дуслар җыелган җирдә»
  • Дүрткүз — «Авыл эте Акбай»
  • Сурия — “Шулай булды шул”,
  • Нина — «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин)
  • Гүзәлия, Фатыйма — «Талак, талак» (Х.Вахит)
  • Лелька — «Бер төн» (Б.Горбатов)
  • Хәдичә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
  • Фаина — «Булмас димә — дөнья бу» (А.Вампилов)
  • Гайниҗамал — «Банкрот», Хәмидә — «Каениш», Мәхупҗамал — «Бүләк өчен» (Г.Камал)
  • Сафура — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.
Remove ads

Гаиләсе

Тормыш иптәше - Рәшит Әкбәров, шулай ук Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылыннан. Ул 2007нче елда үлгән. Аларның 2 улы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads