Флюра Абдуллина
Татарстан телевидениесе дикторы һәм журналисты, Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Татарлар» тапшыруының 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Флюра Абдуллина, Флюра Галимҗан кызы Абдуллина (1963 елның 30 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас) ― Татарстан телевидениесе дикторы һәм журналисты, Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Татарлар» тапшыруының 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2023).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 30 июлендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган[1].
Казан дәүләт университетының журналистика белгечлеген тәмамлаган[2].
Конкурс буенча Татарстан телевидениесенә кабул ителгән. 26 ел гомерен татар телевидениесенә багышлаган шәхес. «Чулпан», «Татарстан хәбәрләре» тапшыруларын алып барган[3].
10 ел дәвамында Татарстан — Яңа Гасыр каналында үзе исемен һәм идеясен уйлап тапкан (авторы булган) «Татарлар» мәгълүмати-танып белү программасының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы булып эшләгән[4] [5].
Хәзерге вакытта Россия кооперация университетының[d] Казан кооператив институтында (филиал) Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе вазыйфасында[6].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2023 ― ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2023) [7]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads