Флүрә Солтанова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Флүрә Солтанова (25 гыйнвар 1966 ел) — журналист. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003). Шәһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты (2009). Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы (1999).

Кыска фактлар Флүрә Солтанова, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Флүрә Мәхмүтҗан кызы Солтанова 1966 елның 25 гыйнварында Башкорт АССРның Зилаер районы Ашказар авылында туган.

Урта мәктәпне тәмамлагач, 19831984 елларда «За коммунизм» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1985 елдан «Башкортстан пионеры» гәзите (хәзер — «Йәншишмә»), 1988 елдан — «Совет Башҡортостаны» гәзите хезмәткәре. 1990 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

Remove ads

Хезмәт эшчәнлеге

Хезмәт юлын «Башкортстан» ДТРК‑ның радиотапшырулар студиясендә дәвам итә: мөхәррир, хәбәрче, олуг мөхәррир, комментатор була.

2002 елдан — «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесендә эшли.

2003 елда «Салават эзләре буйлап» Башкортстан Журналистлары экспедициясендә катнаша.

"Олы Башкортстан", «Ядкәр» радиотапшырулары, республикадан читтә яшәүче башкортларның тормышына багышланган «Ерак араларны якынайтып», «Ватандашлар» телетапшырулары, шулай ук тарих, мәдәният, башкорт халкының билгеле шәхесләренә багышланган тапшыруларның авторы һәм алып баручысы.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003)
  • Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2009)

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads