Фразеологизм
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Фразеологизм — күчерелмә мәгънәгә ия булган тотрыклы (таркалмый торган) сүзтезмә.
Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора. Мәсәлән:
- Куллары алтын
- Эт белән мәче шикелле
- Араларыннан су да үтми
- Инә төшәр урын юк
Фразеологизмнарны башка бер сүз белән алыштыру мөмкин. Мәсәлән:
- Кот очу – курку;
- Авыз еру – көлү;
- Кесәсе калын – бай;
- Карт төлке – хәйләкәр.
Идиомалар
Кайвакытта фразеологизмнар төрле телләрдә бер үк мәгънә белдерәләр, ләкин составлары буенча бер берсенә туры килмиләр. Мондый үзенчәлекле фразеологизмнарны идиомалар (үзенчәлекле тәгъбир) дип атыйлар.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads