Франциск (папа)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Франци́ск (лат. Franciscus, итал. Francesco), тугач бирелгән исеме — Хо́рхе Ма́рио Берго́льо(исп. Jorge Mario Bergoglio) — католик дин әһеле, 266 нче Рим Папасы (2013 елның 13 мартыннан). Соңгы 1200 ел эчендә Аурупадан булмаган беренче Рим Папасы. Беренче папа-иезуит.

Бергольо 1936 елда Буэнос-Айреста чыгышы белән Италиядән булган тимер юл эшчесе гаиләсендә дөньяга килә. Яшь чагында фәлсәфә һәм химия белән нык мавыгып фәнни дәрәҗәләргә дә ирешә. Буэнос-Айресның өч католик көллиятендә әдәбият, фәлсәфә һәм теология укыта, итальян һәм алман телләрендә дә ирекле сөйләшә. 22 яшендә иезуитлар орденына кушыла һәм 1969 елда руханилык эшенә керешә.
2001 елдан башлап — кардинал. Бенедикт XVI хакимияттән баш тартканнан соң 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайлана.
2025 елның 21 апрелендә вафат булган[10].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads