Футбол буенча Алмания җыелмасы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Футбол буенча Алмания җыелмасы (алман. Deutsche Fußballnationalmannschaft) — халыкара ярышларда Алманиянең вәкиле булып торучы милли такым. Җитәкчелек итүче оешмасы — Алман футбол берлеге. Алман футбол берлеге ФИФА әгъзасы булып 1904 елдан, УЕФА әгъзасы булып 1954 елдан тора.

Кыска фактлар Кушамат(лар), Федерация ...
Кыска фактлар Спорт бүләкләре ...

Әлеге Алмания җыелмасы Алмания Федератив Җөмһүриятенең җыелмасының тулы варисы булып тора, чөнки Алман футбол берлегенең штаб-фатиры Майндагы Франкфуртта, ягъни Көнбатыш Алманиядә урнашкан булган; шуның өстенә, 1950—1956 елларда Саар җыелмасы, ә 1952—1990 елларда Алман Демократик Җөмһүрияте җыелмасы бар булганнар. Саар футбол берлеге АФБ составына 1957 елда, ә АДҖ Алман футбол берлеге 1990 елларда кергәннәр; җыелмалар исә үз гамәлдә булуын туктатканнар.

Алмания җыелмасы — халыкара ярышларда дөньяның иң уңышлы җыелмалардан бересе; ул дүрт дөнья чемпионатларда һәм өч Европа чемпионатларда җиңгән; шуның өстәвенә, алманнар дөнья чемпонатларында дүрт тапкыр икенче һәм ике тапкыр өченче урын яулаганнар; Европа чемпонатларында алманнар өч тапкыр икенче һәм ике тапкыр өченче урын яулаганнар.

Подробнее 1 дек 1992, 25 сен 1993 ...
Remove ads

Чыгышлар тарихы

Дөнья чемпионатлары

Подробнее Ел, Раунд ...
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads