Фәйзрахман Ярышев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Ярышев Фәйзрахман Абдрахман улы (28 июль 1941 ел7 февраль 2005 ел) — режиссер. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1998).

Кыска фактлар Фәйзрахман Ярышев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

  • Фәйзрахман Абдрахман улы Ярышев 1941 елның 28 июлендә БАССРның Мәләвез районы Апас авылында туган.
  • 1967 елда Уфа сәнгать училищесына укырга керә.
  • Башкорт дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып эшли.
  • 1968-1971 елларда Ишембай шәһәренең Нефтьчеләр мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли.
  • Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтында музыка театры режиссурасы буенча белгечлеккә укый.
  • 1976-1997 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында режиссер булып эшли.
  • 1997-1983 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе вазифасын җитәкли.
  • 1983-1987 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры булып эшли.
  • 1987-2005 елларда Уфа сәнгать училищесында укыта.
  • 2005 елның 7 февралендә Уфада вафат була.
Remove ads

Иҗади эшчәнлеге

Фәйзрахман Ярышев яхшы вокаль сәләте һәм үзенә таләпчәнлеге аркасында студент елларында ук танылу яулый — сәнгать училищесын тәмамлагач та, Башкорт дәүләт филармониясенә солист-вокалист итеп чакырыла. Бай педагогик тәҗрибәсе аңа музыка сәнгатен үстерүгә һәм яшь вокаль кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертү мөмкинлеге бирә. Ул опера спектакльләрен һәм бәйрәмнәрен, республика күләмендәге бик күп бәйрәм чараларын, шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендә үтә торган Башкортстан мәдәнияте көннәре чикләрендә концертлар куя.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе ( (1998).

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads