Фәрит Сафуанов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Фәрит Суфиян улы Сафуанов (1958 елның 1 апреле, Мамадыш, Татарстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия психологы, клиник психология, юридик психология, суд-психологик экспертиза өлкәсендә белгеч. Психология фәннәре докторы, профессор. Россия сәламәтлек саклау министрлыгының В. П. Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология Федераль медицина тикшеренү үзәгенең психология лабораториясе җитәкчесе.

Кыска фактлар Фәрит Сафуанов, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Фәрит Сафуанов 1958 елның 1 апрелендә филолог Сафуанов Суфиян Гаяз улы гаиләсендә туа.

1981 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. В. П. Сербский исемендәге Дәүләт социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәгенә (ДССПФҮ) эшкә керә.

1986 елда «Эмоционально-смысловая регуляция восприятия у психопатических личностей истеро-возбудимого круга» темасына психологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[1]. 1987 елдан В. П. Сербский исемендәге ДССПФҮның өлкән фәнни хезмәткәре.

2001 елда «Криминаль-агрессив гамәлләрдә гаепләнүчеләрнең комплекслы суд психологик-психиатрия экспертизасы (Психологик аспект)» темасы буенча психологик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2].

2002 елда В. П. Сербский исемендәге Дәүләт социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәге төркеме җитәкчесе, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр була. 2004 елда ДССПФҮда суд психологиясе лабораториясе җитәкчесе була. 2005 елда профессор исеме бирелә.

2014 елда В. П. Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология Федераль медицина тикшеренү үзәгенең психология лабораториясе җитәкчесе була.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгының В. П. Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология Федераль медицина тикшеренү үзәгенең психология лабораториясе җитәкчесе булып тора. М. В. Ломоносов исемендәге МДУ каршындагы медицина психологиясе буенча диссертация советы әгъзасы, Россия юстиция министрлыгы каршындагы Россия Федераль суд экспертизасы үзәге Гыйльми советы әгъзасы.

Remove ads

Нәшрият эшчәнлеге

Түбәндәге редакция коллегияләре һәм журнал советлары әгъзасы:

  • «Психологические исследования»[3]
  • «Медицинская психология в России»[4]
  • «Юридическая психология»[5]
  • «Психология и право»[6]

Бүләкләр

  • Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының күкрәк билгесе (2004);
  • Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының мактау грамотасы (2008)

Фәнни хезмәтләр

  • Сафуанов Ф. С., Харитонова Н. К., Русаковская О. А.''Психолого-психиатрическая экспертиза по судебным спорам между родителями о воспитании и месте жительства ребенка. — М.: Генезис, 2011 (2-е изд. – 2012). – 192 с.
  • Аффект: практика судебной психолого-психиатрической экспертизы: хрестоматия / Авторы-составители Ф. С. Сафуанов, Е. В. Макушкин. – М.: Генезис, 2013. – 312 с.
  • Сафуанов Ф. С. Судебно-психологическая экспертиза. Учебник для академического бакалавриата. – М.: Издательство Юрайт, 2014. – 421 с.     (Рекомендовано Учебно-методическим объединением вузов Российской Федерации по психолого-педагогическому образованию для обучающихся по направлению подготовки 050400 Психолого-педагогическое образование; Допущено УМО по классическому университетскому образованию в качестве учебника для студентов высших учебных заведений, обучающихся по направлению подготовки 030300 Психология, 030401 Клиническая психология ФГОС ВПО).
  • Сафуанов Ф. С. Судебно-психологическая экспертиза: учебник для вузов: для студентов высших учебных заведений, обучающихся по юридическим, гуманитарным и естественнонаучным направлениям : по направлению подготовки «Психолого-педагогическое образование»: «Психология» и специальности «Клиническая психология» ФГОС ВПО. — 2-е изд., перераб. и доп. — М.: Юрайт, 2019. — 309 с. (Специалист) (УМО ВО рекомендует) (УМО рекомендует).; ISBN 978-5-534-05266-4
  • Сафуанов Ф. С. Психолого-психиатрическая экспертиза по судебным спорам между родителями о воспитании и месте жительства ребенка. - 3-е изд. — М.: Генезис, 2016. — 190 с.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads