Гай Юлий Цезарь
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гай Юлий Цезарь (лат. Gaius Iulius Caesar [ˈɡaː.i.us ˈjuːli.us ˈkaɪsar]) – Борынгы Рим дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Рим диктаторы, гаскәр башлыгы, язучы.
Галлияне яулап алуы белән Цезарь Рим дәүләтенең чикләрен төньяк Атлантикага кадәр киңәйтә һәм Рим хакимиятенә хәзерге Франция җирләрен буйсындыра, шулай ук Британ утрауларына һөҗүмне башлап җибәрә. Цезарьның эшчәнлеге Көнбатыш Аурупаның мәдәни һәм сәяси күренешен тамырдан үзгәртә.[13]
Ватандашлар сугышында җиңгәннән соң Pax Romana (Рим Дөньясы) бердәнбер хакиме булган. Юлий Цезарь Гней Помпей бергә Римда күп ислахларны үткәрә башлаганнар, ул үлгәннән соң Рим империясе килеп чыккан. Цезарьнең үзәкләштерү сәясәте патшалык хакимлеге белән чагыштырганнар. Сәяси көндәшләр Цезарьне патша торгызлыгына гаепләгәннәр, ләкин Цезарь патша булып басмаган, ә диктатор булып үзен игълан иткән. Дошманнар диктаторлык өчен Цезарьне үтергәннәр, үтерүчеләр арасында элекке Цезарьнең якташы Брут булган. Гыйбәрә "Син дә, Брут" - иң якын якташның хыянәтен хәзер билгели.
Гай Юлий Цезарь эпилепсия белән авырган.
Remove ads
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads