Чернояров пассажы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Чернояров пассажы — Казан үзәгендә урнашкан эре бина, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе. 1901 елда төзелгән. Россия империясе дәверендә Казан Мәскәү белән Петербургтан кала бердәнбер ике пассажлы шәһәр булып торган.
Remove ads
Тарих
Бина 1901 елда сәүдәгәр А. П. Чернояровның[1] табышлы йорты буларак төзелгән. Ул ХІХ гасырның азагы — ХХ гасыр башы эклектик формаларында төзелгән һәм беренче катта сәүдә зонасы булган табышлы йортының үрнәге булып тора.
Икенче һәм өченче катлар үзәк баскыч келәткәле коридор планлаштыруга ия булалар; бинаның ишегалдында баш бинасы белән түбәсе ябылган кичүләр аша тоташтырылган өстәмә торак корпуслары бар. Ишегалдындагы флигель баш бинасы белән стилистик берлектә ясалган; ул, мөгаен, хуҗалар тораган урыны булып торгандыр.[1]
Сәүдә итү үзәге сыйфатын пассаж Октәбер инкыйлабына гына башкарган, аннан соң 2—3 катларны торак өчен үзгәртеп ясаганнар.
Әлеге вакытта бинада офислар, кибетләр урнашканнар.
Remove ads
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads