Чита
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Чита (рус. Чита, бүр. Шэтэ) — Россия шәһәре, Байкал арты крае үзәге, Чита елгасына Ингода елгасы кушылган урынында урнашкан.
Халык саны — 335 760[1] кеше (2014).
Көнчыгыш Себернең мөһим сәнәгат һәм мәдәният үзәге. Машиналар төзү һәм митал эшкәртү (машиналар төзү, автомобиль җыю, станоклар төзү һ.б. заводлар), өй җиһазлары, агач эшкәртү, җиңел, азык-төлек (он, ит вә сөт комбинатлары), төзел материаллары сәнәгате бар. Көрән ташкүмер чыгарыла. Җылылык электр үзәге бар. 3 югары уку йорты, 2 театр, өлкәне өйрәнү музее һәм сәнгать музейлары эшләп торалар.
Чита Ингодинское тораклыгы буларак 1653 елдан мәгълүм. 1690 елдан бистә — салым һәм башка йөкләмәләрдә азат ителгәннәр тораклыгы. 1851 елдан — шәһәр һәм Байкал арты губернасы үзәге. 1920—1922 елларда Ерак Көнчыгыш Җөмһүриятенең башкаласы. 1922 елдан Байкал арты губернасы, 1926—37 елларда Ерак Көнчыгыш краенда округ мәркәзе. 1937 елдан — өлкә, 2007 елдан — край үзәге.
Remove ads
Халык
Милләтләр (2010): урыслар — 93,6%, бүрәтләр — 2,3%, украиннар — 1,0%.
Remove ads
Дин
- Православие
- Казан кафедраль соборы
- Ислам
- Буддизм
- Чита дацаны
Эчке бүленеш
Чита 4 районга бүленгән:
- Ингода районы
- Тимер юл районы
- Үзәк районы
- Чернов районы
Шәхесләр
- Галия Әхмәтова (1954—2015), язучы, фән докторы, профессор.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads