Шамил Гафаров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шамил Хәмит улы Гафаров (рус. Шамиль Гафаров яки рус. Гафаров Шамиль Хамитович, 1969 елның 11 мае, Апас, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, ТР финанс министры ярдәмчесе (1997-1998), ТР премьер-министры ярдәмчесе (1998-2005), ТР МК аппараты җитәкчесе (2005 елдан). ТР хөкүмәте вице-премьеры – ТР министрлар кабинеты идарәсе башлыгы (2020 елның 18 сентябреннән)[1]. Икътисад фәннәре кандидаты (2010)
Remove ads
Тормыш юлы
Шамил Гафаров 1969 елның 11 маенда Татарстан АССРның Апас районы Апас авылында туган[2]. 1986 елда Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. 1987 елдан 1989 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1992 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый[3].
Татарстан Финанс министрлыгының беренче категорияле ревизор-инспекторы, әйдәп баручы инспекторы, баш ревизор-инспекторы, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлекне финанслау бүлегенең бүлекчә башлыгы булып эшли. 1997 елдан Татарстан Республикасы финанс министры ярдәмчесе, 1998 елдан Премьер-министры ярдәмчесе.
2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнә. 2010 елның 22 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе.
Remove ads
Бүләкләр
- 2005 — «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале;
- 2009 — «Намуслы хезмәте өчен» медале;
- 2014 — «Россиянең финанс контролен ныгыту өчен» медале;
- 2014 — Дуслык ордены;
- 2014 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
- 2018 — Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте, 2018 ел.;
- 2018 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2018 ел;
- 2019 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2019 ел.
- 2019 — Почет ордены, 2019 ел.
- 2024 ― IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены — «социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен[4]
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads