Шанкара

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шанкара
Remove ads

Шанкара (Ади Шанкара Санскрит телендә:आदि शंकर, Ipa:[aːd̪i ɕəŋkərə], Шанкарачарья; 788—820) — Һинд акыл иясе, Ведантаның алдынгы вәкиле, дини реформатор һәм полемист, шагыйрь һәм мистик. Упанишада нигезендә дәвамлы монизм системасы — адвайта-веданта төзи.

Кыска фактлар Туу датасы, Туу урыны ...
Remove ads

Биографиясе

Шанкараның тормыш юлын традицион тасвирлау, нигездә, могъҗизалы һәм легендар вакыйаларны сүрәтли. Аның ата-әнисенең (брахмандар) күп еллар баласы булмый. Алар Тричура тауларында Вришадринатх корылмасыында Шивадан бала сорый. Шива аларның төшенә керә һәм сайлау мөмкинлеге бирә: озак һәм бай, уңышлы яшәгән уртакул уллар яки кыска гомерле, әмма бөек акыл иясе булган бер генә ул. Ата-ана соңгысын сайлый һәм малайга Шанкара (Шива эпитетларының берсе) исемен бирә. Малайга биш яшь булганда атасы мәрхүм була. Шул яшендә ул дүрт Веданы өйрәнә башлый, югары сәләт күрсәтә һәм тиздән үзенең укытучыларын да узып китә. Сигез яшендә, Шанкарага башта бирелгән гомер мөддәте үткәч, аны әнисенең күз алдында крокодил эләктереп ала һәм бары тик әнисе улы санньяса булсын дип ризалык биргәч кенә җибәрә. Шанкара Һиндстанның төньягына гуру эзләп чыгып китә, Нармада елгасы ярында ул Гаудападаның укучысы Говинданы очрата. Монда Шанкара адвайта нигезләрен өйрәнә, шиваит һәм вишнуит гимннарының күпчелеген яза, бик күп фәлсәфәви трактатлар булдыра һәм «Брихадараньяк-упанишада»га комментарийлар яза. Бадараянаның күрәзәлегенә ярашлы, аның текстына бары тик шуны тынычландыручы гына дөрес итеп аңлатма бирә ала. Шанкара, «су җәлеп итү»нең махсус мантрасын укып, ярларыннан чыккан Нармада елгасын тынычландыргач кына Говинда күрәзәлек турында исенә төшерә. Шанкара, укытучысының фатихасын алып, дүрт ел эчендә "өчләтә канун"ның барлыҡ әсәрләренә: Бадараянаның «Брахма-сутра», «Бхагавад-гита» һәм төп Упанишадага комментарийлар яза. Шанкара изге Кайлас тавына, анда аңа югары белем бирүче (Дакшинамурти) сыйфатында Шива килә, һәм Бенареска хаҗ кыла. Говинда вафат булганнан соң, аны Нармада утрауларының берсендә җирлиләр һәм соңыннан корылма төзиләр, Шанкара укучылары, аларның бер өлеше Говинданың укучылары була, белән Праягага юллана, анда бик күп диспутлар үткәрә һәм яңа хезмәттәшләр таба. Шуннан Шанкара янә «ике мең гыйбадәтханә каласына» юллана һәм Ганг елгасы ярындагы гхатта (җирләү йолаларын башкару гыйбадәтханәсе) урнаша. Бер вакыт ул урамда чандаланы (һинд җәмгыяте түбән катлам: шудра һәм брахман хатын-кызыннан туган малай) очрата һәм аңа, йола пычраклыгыннан куркып, юл бирергә боера. Әмма чандала, адвайтаның Атмана бердәмлеге тәгълиматына сылтанып, барлык тере җан ияләренең берлеге турында әйтә. Шуннан соң Шанкара аның аягына егылып гафү итүен сорый.
Вафат булырдан берничә ел алдан Шанкара Һиндстан буйлап сәяхәт итә һәм монастырь оештыра (Дваракала, Бадринатхтан 45 километр ераклыкта булган Джошиматхта, Пурида, Шрингерида, Канчида), аларның кайсы берләре әле лә эшли. Ул 33-енче яшендә күп санлы укучылары һәм хезмәттәшләре арасында вафат була. Берничә урында аның кабере диләр (Канчи, Кедарнатх), әмма аның Кайлас тавында Илаһка (салават күпере тәненә әйләнүе) әверелүе турында риваятьләр бар.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads