Шаһнамә

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шаһнамә
Remove ads

Шаһнамә(фар. شاهنامه – «Шаһлар китабы») – дөнья әдәбиятының иң мәшһүр иҗат үрнәкләреннән. Иранның бөек шагыйре Әбелкасыйм Фирдәүси (930 - 1020) әсәре.

Кыска фактлар Шаһнамә, Нигезләнү датасы ...

Әсәрдә Иранның иң борынгы тарихыннан алып, VII гасырдан Ислам диненең фарсы җирләренә урнашуына кадәрге тарихи вакыйгалар тасвирлана. Шаһлар китабы – бер автор язган иң озын поэма. Аның күләме «Илиада» һәм «Одиссея»нең икесен кушкан чакта да ике тапкыр зуррак.[1].

Бу әсәрдә Ираннан кала Һиндстан, Үзәк Азия, Анатулы һәм Кавказда буыннан буынга күчкән авыз әдәбиятның бик яхшы үрнәкләре чагыла.

Remove ads

Сыйфатлама

«Шаһнамә» – ул проза һәм шигырь белән язылган төрле авторлар язган җыелмалар исеме. Аларның иң танылу алганы – 976—1011 елларда Фирдәүси язганы.

Фирдәүси Шаһнамә әсәрен солтан Мәхмүд Газнәви заманында, 1010 елның 8 март көнендә тәмалый[2] һәм аңа багышлау яза. Калган җыелмалардан бары фрагментлар гына сакланганлыктан, әсәрне тулаем Фирдәүсигә бәйлиләр. Фирдәүси язган вакытта ул әсәргә фарсы фольклорын күпләп җыя. Ул анда борынгы Иран мифларын, зәрдөштләрнең Авесталарын, шулай ук вакытсыз вафат булган шагыйрь Дакикиның җыелмасыннан 100 бәет чамасы материал кертә.

«Шаһнамә» композиция ягыннан 50 патшалыкка бүленгән. Аерым патшалыкларга әдәп-әхлакый яктан әһәмияткә ия зур дастаннар кергән. Шаһнамәне шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп була: мифологик, героик һәм тарихи өлешләргә.

Тулысынча фарсы телендә язылган «Шаһнамә» шул тел өчен бик зур роль уйный. Гарәп теле йогынтысына эләккән фарсы теленең яңарышын башлап җибәрә.

Автор күрсәткәнчә, «Шаһнамә» 60 000 бәеттән торган, ләкин текстның зур өлеше югалган булып санала. Мәс., 1957-80 елларда чыккан рус тәрҗемәсенә 52 009 бәет (104 018 юл) кергән.

Remove ads

Төрки телдә

Солтан тәкъдиме белән 1501 — 10 елларда "Шаһнамә" поэмасын фарсыдан төрки телгә Шәриф Амиди тәрҗемә итә ("Төрки Шаһнамә"). Тәрҗемәгә пролог һәм эпилог рәвешендә өстәп язган текстында 15—16 йөзләрдәге мәмлүкләр Мисырның идарәчеләре, илнең мәдәнияте, Каһирә шәһәренең топографиясе турында мәгълүматлар бирә. "Төрки Шаһнамә"нең кулъязма нөсхәләре Санкт-Петербург, Дүшәнбе, Каһирә, Лондон, Вена шәһәрләре китапханәләрендә саклана.[3]

Remove ads

Текст

Галерея

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads