Швеция Патшалыгы гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Хор башкаруында Оркестр башкаруында


“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) — Швеция Патшалыгының дәүләт гимны.
Дүрт куплетлы Швеция дәүләт гимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла.

гимн тексты
Рәсми өлеше
Башка куплетлары
3. Jag städs vill dig tjäna mitt älskade land,
Din trohet till döden vill jag svära,
Din rätt, skall jag värna, med håg och med hand,
Din fana, högt den bragderika bära,
Din fana, högt den bragderika bära.
4. Med Gud skall jag kämpa, för hem och för härd,
För Sverige, den kära fosterjorden.
Jag byter Dig ej, mot allt i en värld,
Nej, jag vill leva jag vill dö i Norden,
Nej, jag vill leva jag vill dö i Norden.
Remove ads
гимнның кыскача тарихы

“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган.
гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар.
Швециянең дәүләт гимны ниндидер сәяси карар нигезендә түгел, ә очраклы бер вакыйгадан соң рәсмиләшкән дип санала. Җырны төрле мәдәни һәм башка бәйрәм чараларында популяр милли җыр итеп кенә җырлаганнар. Бервакыт Швеция корольы Оскар II дәүләт байрагы көнендә (ел саен 6 июньдә билгеләп үтелә) бу җырны тыңлаганда аягүрә торып баскан. Аңа карап башкалар шулай эшләгән. Моннан соң инде җырны дәүләт гимны дип санамыйча мөмкин дә булмаган, диләр.
Remove ads
Kungssången
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads