Шудра
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шудра[1] ул Һиндстанда Һинд дине иҗтимагый тәртибенең дүрт варнасының берсе.[2] Төрле чыганакларда ул каста дип,[2] яки альтернатив рәвештә иҗтимагый сыйныф дип тәрҗем ителә.[3] Ул дүрт варнаның иң түбән дәрәҗәсе. Риг Ведада "Шудра" сүзе бары тик бер мәртәбә генә очрый, ләкин башка Һинд дине текстларында да очрый, мәсьәлән, Манусмрити, Артхашастра һәм Дхармашастраларда очрый. Теоретик рәвештә Шудралар башкаларга хезмәт итә торган варис хезмәт итүче сыйныфтан гыйбарәт булганнар.[4][5][6] Кайбер очракларда, алар патшаларга таҗ кию церемонияләрендә катнашканнар.
Remove ads
Манусмрти (Ману законнары)
Манусмрити күбесенчә Браминнар (каһиннәр сыйныфы) һәм Кшатрияләр (патша, хөкүмәт һәм сугышчылар сыйныфы) өчен үз-үзенңе тотыш кодексы турында сүз алып бара.[7] Текстта Шудралар, һәм шулай ук Вайшьялар искә алына, әмма бу өлеш иң кыска бүлек булып тора. Манусмритиның 9.326 – 9.335 секцияләрендә Вайшьялар өчен сигез кагыйдә һәм Шудралар өчен ике кагыйдә раслана.[8]
10.43 - 10.44 секцияләрендә Ману каһиннәрне һәм ритуалларны санга сукмыйча Шудралар халәтенә төшкән Кшатрияләр кабиләләре исемлеген китерә. Болар: Пундракалар, Кодалар, Дравидалар, Камбоджалар, Яваналар (Юнан халкы?), Сакалар, Парадалар, Паһлавалар, Чиналар, Кираталар һәм Дарадалар.[9][10]

Remove ads
Урта гасыр чоры текстларында, мәсьәлән, Ваджрасучи Упанишадада варна турында сүз алып барыла һәм Шудра төшенчәсе кертелгән.[11][12] Уилфрид Лорье Университеты фәләсәф профессоры Ашвани Питыш фикеренчә, the Ваджрасучи Упанишада әһәмиятле текст булып тора, чөнки анда теләсә-нинди иҗтимагый килеп чыгышы булган кеше булуның иң олы рухи халәтенә ия булырга мөмкин дип фараз ителә.[13]
Remove ads
Шулай ук карарга мөмкин
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads