Шаһгали

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шаһгали
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Шаһгали (شاه علی) — Касыйм ханлыгы ханы (1516—19, 1537—46, 1546—51, 1552—66), Казан ханлыгы ханы (1519 елның апреле — 1521 елның мае, 1546 елның июне — июле, 1551 елның августы — 1552 елның марты), Шәехаулияр һәм Шаһ Солтанның улы. Татар телендә аның исеме символик образга әйләнде — Шаһгали дип, гадәттә, сатлыкҗаннарны атыйлар[1].

Кыска фактлар Шаһгали, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

1516 елда, әтисе вафат булгач, Касыйм ханы булып билгеләнә. Тәнәфесләр белән Казан һәм Касыйм ханлыклары белән идарә итә. 1537, 1540, 1541, 1548, 1552 еллардагы Рус дәүләтенең Казанга каршы сугышларында катнаша. Казанны юк итү алдыннан, шәһәрне коралсызландырып, аннан кача.

Соңгы еллар

Казан ханлыгы тар-мар ителгәч, Касыйм ханлыгы белән идарә итә. Рус гаскәрләренең Ливониягә каршы сугышында актив катнаша. 1564—65 елларда Рус дәүләтенең чикләрен яклаган. Касыйм шәһәрендә җирләнгән.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads