Шәхес
чын яки уйланып чыгарылган кеше From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шәхес — кешенең «кисеп алынган» рәвештәге социаль асылы. Шәхес ул — аңга ия булган һәм ниндидер юнәлештә эшчәнлек алып баручы индивид. Әгәр дә индивид аңга ия түгел икән, ул шәхес тә булалмый. Акылдан язган индивид шәхес булудан туктый.

Анадан туганда ук ниндидер авыру аркасында аңнан, акылдан мәхрүм булып формалашачак индивид шулай ук шәхес дип санала алмый. Әгәр дә индивид аңга, акылга да ия булып, шуның өстенә, ниндидер белемнәр дә үзләштерә алган, ниндидер кәсепкә дә өйрәнергә өлгергән, ләкин шуларны кулланып хезмәт итү урынына, беркайда да эшләмичә, сорыкорт кебек, башкалар җилкәсендә генә тереклек итә икән, ул шулай ук шәхес дип карала алмый. Эчүчелеккә һәм наркоманлыкка бирелгән индивидлар да акрынлап шәхес булудан туктыйлар. Димәк, индивидны шәхес дип карау өчен ике таләпнең үтәлүе сорала: аң-гакылга (рассудокка) ия булу һәм ниндидер юнәлештә эшчәнлек алып бару.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads