Элени Цалигопулу

yünan şarkıcı From Wikipedia, the free encyclopedia

Элени Цалигопулу
Remove ads

Элени Цалигопулу (грек. Ελένη Τσαλιγοπούλου; 11 апрель 1963 ел) — Греция җырчысы, 30 еллык карьерасы дәвамында Грециянең бик популяр артистларының берсе була.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Элени Цалигопулу 1963 елның 11 апрелендә Үзәк Македониянең Науса шәһәрендә туган.

Вокал курсы үтеп, 1985 елда беренче тапкыр Салоникта чыгыш ясый, ә соңрак композиторы Джордж Зикас белән таныша, аннары аның җырлары белән беренче альбомын чыгара[1].

1986 елдан билгеле грек композиторларының (алар арасында — Стаматис Спанудакис, Манос Хадзидакис һәм башкалар) җырлары белән чыгыш ясый, Грециядан тыш Европа һәм Америка илләре буйлап гастрольдә йөри. Шул чакта җырчы Йоргос Даларас белән таныша һәм аның белән бергә чыгыш ясый башлый.

Еш кына Афинада концерт куя, карьерасының беренче елларында тавышын һәм җырлау стилен еш кына икенче билгеле грек җырчысы Элефтерия Арванитакиның тавышы һәм стиленә ошатсалар, тиздән ул үз стиле белән дан ала.

Киләсе дистә еллыкта 10 га якын альбом чыгарып, грек музыкаль башкаручыларының югары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1998-1999 елларда вокалчы Мелина Кана, соңрак җырчы Димитрис Басис, «Mode Plagal» һәм «Mikro» төркемнәре белән бергә гастрольләрдә йөри.

2000 еллар трендларына адаптацияләнә һәм XXI гасыр башыннан Никос Портокалоглу, Джон Коцирас һәм шулай ук Йоргос Андреу белән хезмәттәшлек итә.

Remove ads

Шәхси тормышы

1981 елда аның улы туган, аңа Аргирис (грек. Αργύρη) дигән исем кушканнар.

2008 елгы интервьюсында якынча 15 еллап грек композиторы, моңлы һәм музыкаль продюсер Йоргос Андреуда (грек. Γιώργος Αντρεου) кияүдә булуы турында белдерә, әммә алар соңрак аерылышканнар.

  • 1986 — Shut Up and Listen
  • 1990 — Girl and Woman
  • 1992 — Half-Moon
  • 1993 — Kathreftes
  • 1994 — Mirrors
  • 1996 — Arzedina
  • 1996 — Argentinos
  • 1998 — Dream Era
  • 1999 — Allazi Kathe Pou Vradiazi
  • 1999 — Changes Descend Every Evening
  • 2000 — Glycos Peirasmos
  • 2001 — Sweet Temptation
  • 2002 — Songs for a Summer
  • 2003 — Color
  • 2005 — Dear Diary
  • 2005 — Each End and Beginning
  • 2007 — Mad Secret Concerts
  • 2008 — Best of / San Lied
  • 2009 — In the Dream Season (Sunday Newspaper)
  • 2011 — Tarrira[2]
  • 2013 — The Love Collection
  • 2014 — Together (accompanied by Melina Kana)
  • 2015 — Kathe Telos Ki Archi
  • 2015 — I Eleni Tsaligopoulou Sti Lyra
  • 2015 — Miso Feggari[3]
  • 1986 — Shut Up and Listen
  • 1990 — Girl and Woman
  • 1992 — Half-Moon
  • 1993 — Kathreftes
  • 1994 — Mirrors
  • 1996 — Arzedina
  • 1996 — Argentinos
  • 1998 — Dream Era
  • 1999 — Allazi Kathe Pou Vradiazi
  • 1999 — Changes Descend Every Evening
  • 2000 — Glycos Peirasmos
  • 2001 — Sweet Temptation
  • 2002 — Songs for a Summer
  • 2003 — Color
  • 2005 — Dear Diary
  • 2005 — Each End and Beginning
  • 2007 — Mad Secret Concerts
  • 2008 — Best of / San Lied
  • 2009 — In the Dream Season (Sunday Newspaper)
  • 2011 — Tarrira[4]
  • 2013 — The Love Collection
  • 2014 — Together (accompanied by Melina Kana)
  • 2015 — Kathe Telos Ki Archi
  • 2015 — I Eleni Tsaligopoulou Sti Lyra
  • 2015 — Miso Feggari[3]
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads