Эльдар Джангиров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Эльдар Джангиров
Remove ads

Эльдар Джангиров (1987 елның 28 гыйнвары, Фрунзе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Америка джаз пианисты. «Иң яхшы заманча джаз альбомы» категориясендә «Грэмми» премиясенә номинацияләнгән иң яшь башкаручыларның берсе. Милләте буенча татар[2].

Кыска фактлар Эльдар Джангиров, Туган ...
Remove ads

Биография

Эльдар Джангиров 1987 елның 28 гыйнварында Кыргыз ССРның башкаласы Фрунзе шәһәрендә туа[3]. Әтисе — Эмиль Джангиров — идел татары, техник фәннәр докторы, әнисе — Татьяна Джангирова — фортепиано укытучысы[4]. Эльдар фортепианода 3 яшь булганда уйный башлый. Беренче укытучылары — аның әти-әниләре.

9 яшендә Новосибирскида джаз фестивалендә чыгыш ясаый. Анда аны танылган джаз продюсеры Чарльз МакУортер ишетә. Ул Эльдар Джангировы Интерлокендагы Сәнгать үзәгендә (Мичиган штаты), сәләтле балалар өчен җәйге лагерьда үз осталыгын камилләштерергә чакыра. 1998 елда Джангировлар гаиләсе АКШта урнашкан Канзас-сити шәһәренә күчә. Ул радиода, телевидениедә концертлар белән чыгыш ясый, ә 2000 елда «Грэмми» премияләрен тапшыру тантанасында чыгыш ясау хокукына ия була. 12 яшендә, иң яшь башкаручы буларак, Американың Милли җәмәгать радиосында Piano Jazz программасында чыгыш ясый.

Эльдар Изге Елизавета исемендәге мәктәптә, Сан-Диегога күчкәннән соң В. Паркер Фрэнсис мәктәбендә, ә аннары Лос-Анджелеста Көньяк Калифорния Университеты каршындагы Торнтон музыка мәктәбендә укый[5].

2001 елда Джангиров үзенең беренче альбомын чыгара. Ике елдан соң — Handprints. 17 яшендә Sony белән контракт төзеи. 2016 елда ул Нью-Йоркка күчә[3].

2008 елда «Re-Imagination» альбомы өчен «Грэмми» га номинацияләнә[6]. Нигездә пост-боп стилендә уйный.

Remove ads

Дискография

  • 2003 — Handprints
  • 2005 — Eldar
  • 2006 — Live at the Blue Note
  • 2007 — Re-Imagination
  • 2009 — Virtue
  • 2011 — Three Stories
  • 2013 — Breakthrough
  • 2013 — Bach / Brahms / Prokofiev
  • 2015 — World Tour Vol.1
  • 2019 — Letter to Liz
  • 2020 — Rhapsodize

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads